Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗелеләр “Татарча диктант“ язарга әзерләнәләр

Бүген Әгерҗе районында яшәүче милләттәшләребез бөтен дөнья күләмендә узучы “Татарча диктант“ акциясенә кушылырга җыеналар.

Оештыручылар сүзләренә караганда диктантны 700гә якын кеше язачак. Аның оештыру пунктлары итеп район мәгариф идарәсе, район үзәк китапханәсе, мәктәпләр, Мәдәният йортлары сайланган.

2нче мәктәптә 25 кеше диктант язачак, диләр. Болар – укытучылар, әти-әниләр, укучылар. Быел диктант тексты итеп Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам“ әсәреннән өзек сайланган.

Чагыштыру өчен: узган ел диктантны Әгерҗе районында 70кә якын кеше язган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев