Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Гимназия директоры алышынган

Әлегә боерык юк

Казанның 2нче гимназия директоры алышынды. Директор вазифасын 13нче гимназия директоры булып эшләгән Рамил Гайнуллин башкарачак.

Кәмәрия Хәмидуллина - Казанның 2нче татар гимназиясе мөдире булып 1993 елдан бирле эшләгән. Ул Татарстанның атказанган укытучысы (1992), Татарстанның халык укытучысы (2014) исеме иясе.

Журналистлар белән булган әңгәмәсендә Кәмәрия Хәмидуллина: «Яшем белән бәйле ялга китәргә карар кабул иттем. Әлегә боерык юк», — дип аңлаткан. Әлеге уку йорты Казанда һәр фән дә татарча укытылган бердәнбер гимназия буларак билгеле. Белем учагының хәтта үз балалар бакчасы бар.

Кәмәрия Хәмидуллина урынына килгән Рамил Гайнуллин Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаган. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында аспирантурада укыган. Казанның 13нче татар гимназиясе белән бер ел җитәкчелек иткән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев