Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иң матур кызлар – Исәнбай мәктәбендә

Кошлар балаларын очырган кебек минем дә яраткан укучыларым – кызларымнан аерылыр вакыт җитте.

Исәнбай мәктәбендә 35 ел эшләсәм дә, бу әле минем икенче чыгарылышым гына. Үзем дә – өч кыз әнисе, ике чыгарылышта да күпчелекне кызлар тәшкил итте. Ә монысы бигрәк тә үзенчәлекле. 9 сыйныфтан соң егетләр Рушан Хәбиров, Сөләйман Җәмилев, чәчәк кебек Миләүшә Фәтхетдинова уку йортларына кергәннән соң, унынчы сыйныфка сигез кыз калды. Бу уку елында мәктәбебезнең 120 еллык юбилеенда музейда кунакларны озын чәчле, матур итеп бизәнгән, ак кофта, кара итәкләр кигән укучыларым каршы алды. Шул мизгелләрдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова аларга соклануын яшерә алмыйча “иң матур кызлар, мөгаен, Исәнбай мәктәбендәдер“, дигән иде. Укуда, спортта, сәнгатьтә, җәмәгать эшләрендә актив булган кызларга матурлыкта да тиңнәр юк шул. “Апа, беләсезме, безнең сыйныф кызлары – иң чибәрләре һәм иң акыллылары“ дигән сүзләрне узган ел Казанга хоккейга һәм театрга баргач сыйныфташ егетләре Сөләйман да әйткән иде.

Укучыларым сәяхәт итәргә бик яраттылар. Алар белән кайларга гына барсак та – берничә тапкыр Казанга, теплоходка сәяхәткә, “Сәләт“ лагеренамы – һәрвакыт тыйнаклыклары, шул ук вакытта төгәл һәм җаваплы булулары белән аерылып тордылар. Барлык фәннәрне дә яхшы үзләштерделәр, барысы да уку алдынгылары булдылар. Дус, бердәм булулары шуннан да күренә, алар инде дүрт-биш ел туган көннәрне, бәйрәмнәрне бергә уздыралар. Әти-әниләр дә һәрберсен үз кызы кебек якын һәм үз итә. Чынлап та, укучыларымның әти-әниләренә дә олы рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Җиде ел кулга-кул тотынып, бер-беребезне ярты сүздән аңлап эшләдек. Алар да бу көннәрдә дулкынлану хисләре кичерәләр. Кайберләренең беренче балалары олы тормыш юлына чыгарга әзерләнә, кайсылары инде төпчекләрен озата. Үзебезнең йортыбыздан да төпчегебез – Ләйсәнебез мөстәкыйль тормышка аяк атларга җыена.

Гомумән, һәр укучыма – ике Ильвина, Айсылу, Алсу, Алисә, Ләйсән, Алинә, Зәринәнең максатларына ирешүләрен, хыялларының чынга ашуын телим. Үзләре теләгән уку йортларына кереп яхшы белгечләр булырга язсын. Иң мөһиме, туган мәктәпләрен онытмасыннар. Ә без – укытучылар алар белән очрашуга һәрвакыт шат булырбыз. Ак юл сезгә, кызларыбыз!

Гөлия САДЫЙКОВА,

Исәнбай мәктәбе укытучысы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев