Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Илсур Һадиуллин өйдә укытуны тәнкыйтьләде

Ул республикада 2,5 мең баланың гаиләдә белем алуына борчылуын әйтте

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин гаиләдә белем бирүне тәнкыйтьләде. Шундый укучыларның берсен быел рус теле буенча Бердәм Дәүләт имтиханыннан шпаргалка кулланган өчен чыгарып җибәргәннәр. Бу хакта мәгариф министры республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.

«Быел да имтиханнан чыгарып җибәрүләрсез генә булмады. Бу программаны гаилә формасында үзләштерүче экстерн укучы иде. Ул сентябрьдә генә имтиханнын кире тапшырып, аттестат алачак. Баланы мәктәпкә йөртмәүнең нәтиҗәсе шушындый», – диде Илсур Һадиуллин.

Ул республикада 2,5 мең баланың гаиләдә белем алуына борчылуын әйтте. «Без социализация булырга тиеш, бала мәктәптә булырга тиеш дип һәрвакыт әйтеп торабыз. Законнар моны рөхсәт итә, монысы аңлашыла, ләкин төрле хәлләр була. Кемгәдер дәваланырга барырга кирәк, кемдер кайдадыр укый, гаилә мәшәкатьләре, сәбәпләр була. Ә дәүләт йомгаклау аттестациясе вакыты җиткәч, без аның нәрсә белән шөгыльләнеп ятканын да белмибез», – диде министр.

Аның фикеренчә, «акча эшләргә килгән» репетиторларга өметләнеп яту түгел, мәктәптә тәҗрибәле укытучыларда белем алу иң яхшысы. «Бу бөтен кешене берьюлы гаепләү түгел, ләкин намуссыз кешеләр дә була һәм менә нәтиҗәсе. Бер генә чыгарып җибәрү дә булмас иде. Ә монда штраф та алды, имтиханнан да чыгып китте, үзенең тормышын бозды. Монда ата-аналар гаепле. Без баланы түгел, ә әти-әнине гаеплибез», – дип йомгаклады Илсур Һадиуллин.

2023 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру кагыйдәләрен бозган өчен Россия Административ хокук бозулар кодексында 3 мең сум штраф билгеләнгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев