Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Имтихан бирүдә – яңалыклар

Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре хәзер “кызыл” аттестат алуга да йогынты ясый.

Уку планына кертелгән барлык фәннәрдән бишле билгеләре алудан тыш, чыгарылыш сыйныф укучыларына рус теле һәм профильле математика буенча кимендә 70 йә математикадан база дәрәҗәсе буенча кимендә 5 балл тупларга кирәк.

Имтиханнар бирүдә тагын нинди үзгәрешләр көтелә?

Билгеле булганча, имтиханга кертелү өчен 11 сыйныф укучылары инша язалар. Безнең районда иншаны 92 укучы язды һәм аларның барысына да “зачет” куелды.

Быел беренче тапкыр 9 сыйныф укучылары рус теленнән әңгәмә тапшырды. Укучы 15 минут укытучысы белән әңгәмә корды. Аны үтү учен 19 баллдан 10ны җыярга кирәк. Бу чарада районыбыз мәктәпләрендә белем алучы 317 укучы катнашырга тиеш иде. Аларның 315е “зачет” алды. Икесе, авыру сәбәпле, килмәде. 13 мартта әлеге укучылар да бу сынауны уздылар.

Быел мәктәп тәмамлаучы укучы математика буенча имтиханын бары тик бер дәрәҗәдә генә тапшыра ала: йә профиль, йә база дәрәҗәсендә. Ә мәктәпне алдагы елларда тәмамлаган укучыга математикадан имтиханны яңадан тапшыру өчен профиль дәрәҗәсен генә сайлау мөмкинлеге бирелә. Бу урында шуны искәртәсе килә: профиль дәрәҗәдәге имтихан югары уку йортына керү, ә база дәрәҗәсендәге аттестат алу, көллияткә укырга керү мөмкинлеге бирә.

Математика, география, физика, химия, информатика фәннәреннән контроль үлчәм материаллары (КИМ) буенча үзгәрешләр юк. Ә менә рус теле, биология, чит тел, әдәбият, җәмгыять белеме, тарих биремнәренә яңалыклар кертелгән. Әйтик, чит телдән имтихан биргәндә “Минем фикер” дип аталган, фикер йөртүгә корылган инша язарга туры киләчәк. Рус теленнән КИМда исә текстка пунктуация анализы ясау буенча яңа бирем булачак. Сүз уңаеннан: КИМ биремнәре быел да имтихан уздырыла торган аудиториядә, укучыларның күз алдында бастырыла.

Быел 9 һәм 11 сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру өчен имтихан тапшыру пунктларына эшкә җәлеп ителгән педагогик хезмәткәрләргә компенсация түләнә башлый. Аның күләме сәгатенә 19 сум 28 тиен булыр дип көтелә.

Башка еллардагы кебек үк, БДИ тапшыру пункты (безнең районда – 2нче мәктәп) видеокамералар, металл эзләгечләр белән җиһазландырыла. Имтихан барышын онлайн режимда күзәтергә мөмкин булачак. Аудиторияләрдән язмалар алдагы елның 1 мартына кадәр саклана.

Белешмә:

2018-19 уку елында БДИны срогыннан алдан бирү көннәре – 20 марттан – 10 апрельгә кадәр. Төп период – 27 майдан 1 июльгә кадәр.

Өстәмә көннәр – 3-20 сентябрьдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев