Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иж-Бубый балалары Тукай иҗатына багышланган бәйгедә катнаштылар

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Бу сүзләрне ишетү белән һәр татар җанлы кешенең күңелендә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай исеме яңара. Күпме буын аның әкиятләрен тыңлап, “Туган тел”не җырлап үсте. Халкыбызның  барлык  әхлакый сыйфатларын үзенә туплаган әкиятләрен, шигырьләрен искә төшергәндер бүген күпләр. Без дә искә төшердек аларны бүген.

        

        Иж-Бубый мәктәбенең  1нче сыйныф укучылары һәм балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек бүлегенә йөрүче балалар арасында  “Эш беткәч, уйнарга ярый” дигән бәйге узды.  Ярышка  әзерлек  вакытында балалар  шагыйребезнең тормыш юлы белән таныштылар, шигырьләрен, әкиятләрен  укыдылар. Әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар, рәсемнәр ясадылар.

          Менә көтелгән көн дә килеп җитте. Бәйрәмчә бизәлгән залда тамаша чылар – башлангыч сыйныф укучылары. Балалар бакчасы тәрбиячесе Чукова Диләрә Расит кызы бәйге- бәйрәмне ачып җибәрде. “Су анасы”, “Былтыр” командасы  әгъзалары үзләре белән таныштыргач,  һәр команда шагыйрьнең әсәрләрендә телгә алынган предметларны белергә тырыштылар, сорауларга җавап бирделәр.  Тамашачылар  кул чабып Тукай шигырьләрен  сәнгатьле сөйләүчеләрне ачыклаганда, зал җанланып китте. Алып баручы кечкенә Апуш яратып уйнаган уеннар белән таныштыргач, эченә ком тутырылган кечкенә капчыкларны ярыша- ярыша  “утрау” га ыргытып, очколар (“балталар”, “тараклар”) туплавы да бик җиңел булмады . Серле капчыктан бик күп бүреләрнең котын алган, сыек сөттә бата- бата йөзеп ,ниһаять, үлемнән котылган предметларны да балалар тиз  ачыкладылар. “Елгадан” алтын таракны көндәшеңнән алдан табу өчен җитезлек кирәклеге һәркемгә аңлашылды. Су анасы, Шүрәледән килгән серле тартмадагы биремнәрне  кечкенәләр  тиз үтәделәр. Габдулла Тукай әсәрләрен кайсы як күбрәк белгәнлеген  ачыклаганда  сөенеп утырдым, күпме шигырьләрен, әкиятләрен беләләр икән бит! Шулай булганда, туган телебез онытылмас, яшәр!

         Музыкаль тәнәфестә шагыйрь сүзләренә язылган җырлар яңгырады. 45 минутка сузылган бәйге сизелми дә үтеп китте. Һәр бәйге саен жюри биреп барган “балта”, “таракларны” санагач, өлкәннәр җиңүе ачыкланды. Бәйрәм  туган тел җырын башкару белән төгәлләнде. Үзеннән - үзе күңелгә  шагыйрьнең шигъри юллары килә:

          И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,

         Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

     Бертуган Бубыйлар исемендәге

Иж- Бубый мәктәбенең

башлангыч сыйныфлар  укытучысы

Резидә Гобәйдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев