Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Кадыбаш мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачуга багышланган чара узды

Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел

Бәйрәмне укытучыларыбыз туган тел турында шигырьләр сөйләп башладылар. Кызлар “Бишек җыры”н  башкарганда күз алдына әбиләребез килеп басты. Нәкъ менә алар нарасыйларын бишек җырлары көйләп йоклата торган булганнар. 

Бәйрәмебез татар халкының борынгыдан килгән “Чума үрдәк, чума каз” уены белән дәвам итте. Аны яшьләр элек аулак өйләрдә яратып уйнаганнар.

Чарада катнашучылар татар мәктәбенә укырга керергә теләмәүче тиен баласы турындагы әкиятне дә кызыксынып карадылар. Әкият барышында укучылар тиенгә туган телне яратуларын матур җырлар һәм шигырьләр аша күрсәттеләр. “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел“ дип ике телнең дә мөһимлеген аңлаттылар. Кичә ахырында Тиен баласы әлеге укучыларга бик кызыкты һәм үзен татар мәктәбенә кабул итүләрен сорады. 

Соңыннан татар теле укытучысы Эльмира Рәсулева җитәкчелегендәге театр түгәрәгенә йөрүчеләр Мирсәй Әмирнең “Миңнекамал” әсәрен сәхнәләштерделәр. Бу әсәр аша без халкыбызның авыр сугыш елларында да сынауларга бирешмәвен, туган телебезгә хыянәт итмәүләрен аңладык. 

Ә бәйрәм ахырында барыбыз бергә татарның гимнына әверелгән “Туган тел”не җырладык. 

Лиана ГАББАСОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев