Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Көчек мәктәбе укытучысы алтын юбилеен бәйрәм итә

Милләтебезнең күренекле мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхретдинов: «Бу дөньяда укытучы һөнәреннән дә өстен һөнәр юктыр», – дип язып калдырган. Чыннан да, нинди генә заманалар булмасын, укытучыга карата укучылары күңелендә яшәгән зур ихтирам һәм ихлас рәхмәт хисләре гомерлек.

 

30 елга якын авыл балаларына белем бирүче, шушы көннәрдә түгәрәк гомер бәйрәмен билгеләп үтүче хезмәттәшебез Венера КАСЫЙМОВА да үзен бәхетлеләрдән саный. Чөнки ул да укытучы һөнәрен иң өстене итеп күргән һәм гомерен балаларга мәгърифәт нуры өләшүгә багышлаган.

Венера Наил кызының биографиясе хезмәттәшләренекеннән әллә ни аерылмый диярлек. Көчек мәктәбендә укыганда ук укытучылар аның оештыру сәләтен күреп алалар. Аңа таләпләр дә югарырак була. Данлыклы “Артек” лагерена юллама белән бүләкләнү дә пионер оешмасындагы актив эшчәнлегенең дәлиле булып тора. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Казан педагогия училищесына укырга керә. Кулына диплом алгач, туган мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли башлый. 1990 елдан башлап башлангыч сыйныф укучыларына армый-талмый белем бирә.

“Өең яхшы булсын дисәң, нигезеннән үк нык сал“ дигән әйтем бар. Укучыларның белемнәре тирән, ныклы булсын өчен, башлангыч сыйныфларда фәннәрне тирән үзләштерү алшарт булып тора. Венера Наил кызы укыткан балалар үзе кебек тырыш, белемгә омтылучан һәм тәрбияле. Дәресләрендә күрсәтмә материаллар, кызыклы презентацияләр, тестлар, электрон ярдәмлекләр кулланып эшләүче мөгаллимнең хезмәт нәтиҗәләре дә куанычлы. Укучыларының олимпиаларда призлы урын алуы, төрле бәйгеләрдә җиңү яулавы – моның ачык мисалы.

Һәркемгә игътибарлы һәм ачык мөгамәләдә булган, үз һөнәренең барлык нечкәлекләренә төшенгән бай тәҗрибәле хезмәттәшебезнең балаларны тәрбияләүдәге хезмәте үлчәп бетергесез. Тынгы белмәс күңеле белән һәрчак яңалыкка омтылып, эшендә яңа алымнар белән беррәттән, озак еллар дәвамында үзенең нәтиҗәлелеген раслаган эш ысулларына таянып эшләве аны тагын бер кат яхшы белгеч буларак ачып бирә.

“Кешенең бәхете һәм байлыгы аның балаларында“ дигән борынгылар. Бу яктан алганда да тормышының төп терәге булган Раушаты белән бай һәм бәхетле Венера ханым. Кызлары Ләйлә, кияүләре Рамил, оныклары Самир – алар өчен тормыш мәгънәсе, куанычы, шатлыгы. Киләчәктә дә яраткан укучылары, якыннары янәшәсендә тормыштан тәм һәм ямь табып яшәргә, эшләргә язсын хезмәттәшебезгә.

Әлфия ШӘЙХЕТДИНОВА,

Көчек мәктәбенең татар теле укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев