Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

КФУ дистантка әзерләнә

Ахыргы карар көтелә

РФ Мәгариф министрлыгы студентларны 6 февральгә кадәр дистанцион укуга күчерү буенча боерык имзалаган. Әлеге документ әлегә Мәскәү һәм Санкт-Петербург югары уку йортларына кагыла һәм 13 ноябрьдән үз көчендә керә.

Бүген Казан федераль университетында институт директорларына һәм юридик факультет деканына дистанцион форматны максималь дәрәҗәдә кулланырга куштылар. Бу төр уку процессын оештыру әзерлек программаларын тормышка ашыру үзенчәлеген исәпкә алып эшләнәчәк. Ахыргы карар Роспотребнадзорның территориаль идарәсе белән килешкәннән соң һәм мөмкин булган барлык хәвеф-хәтәрләрне исәпкә алып кабул ителәчәк.

Тик әлеге карар лаборатория дәресләренә һәм чыгарылыш квалификация эшләрен әзерләүче студентларга кагылмаячак. Исегезгә төшерәбез, 1 сентябрьдән КФУда белем бирү процессы катнаш форматта бара. Моннан тыш, студентлар гариза язу тәртибендә дәресләр дистанцион форматта укуга күчә ала. Бу да уку планнарына бәйле алып барыла. Кайбер институтларның уку төркемнәрендә мондый мөмкинлектән 40 процентка якын укучы файдалана инде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев