Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

КФУ студентларына гриппка каршы прививка ясаткан өчен өстәмә баллар вәгъдә иттеләр

Мәгълүматне университетның матбугат хезмәтендә расладылар

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты студентлар советы югары уку йортында белем алучыларга гриппка каршы прививка ясаткан өчен өстәмә баллар вәгъдә итте. Бу мәгълүмат башта социаль челтәрләрдә чыкты, соңыннан аны университетның матбугат хезмәтендә дә расладылар.

«Студентлар активы баллар исәпләү ярдәмендә вакцинацияне стимуллаштырырга карар кылды. Әлеге баллар, үз чиратында, студентлар ирешкән казанышларның гомуми рейтингына йогынты ясый», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

КФУда вакцинацияне Университет клиникасы табибларының күчмә бригадасы үткәрәчәк. Шулай ук 18 яшькә җиткән студентлар гриппка каршы прививканы график нигезендә 21нче шәһәр (студентлар) поликлиникасында яки Университет клиникасында да ясата ала. Башка шәһәрләрдән килгән студентларга исә тулай торакта шундый мөмкинлек тудырыла.

Вакцинация университетта белем алучының шәхси теләге буенча ирекле нигездә үткәрелә, дип искәрттеләр югары уку йортының матбугат хезмәтендә. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев