Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кичкетаң мәктәбеннән Эльмира Зиннәтуллина – кырык ел стажга ия педагог

Ул Татарстан һәм Россиянең иң яхшы укытучысы, «Безнең яхшы укытучыбыз» грантларына ия, бик күп дәрәҗәле бәйгепроектларда җиңү яулаган. “Хезмәт ветераны” исеменә дә лаек

Көн кичкә авышып, кояш болытлар арасына яшеренү белән районыбызның бик матур табигатьле, исеменнән үк таң нуры бөркелүче Кичкетаң авылының тәрәзәләрендә берәм-берәм утлар сүнә һәм тирә-якта сихри тынлык урнаша. Бу мизгелләрдә авылның Барҗы урамындагы бер йортында бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган мөгаллимә Эльмира ЗИННӘТУЛЛИНА сабыр гына дәфтәр тикшерә, алдагы көнгә дәрес планы яза...

ҖЫРГА-МОҢГА ГАШЫЙК ГАИЛӘ

Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк, күңеленә сандугач “кергән” Эльмираны җырчы булыр, диләр. Чөнки Кичкетаңда бик күпләргә йорт салырга үз өлешен керткән, тәрәзә йөзлекләренә кадәр челтәрләп, бизәк төшереп эшли белгән алтын куллы балта остасы, гармунчы Хәйдәр абый белән аш-суга оста, чибәр, пөхтә Рабига апа гаиләсендәге балаларның барысы да җырчы булып туган, диярсең.

Эльмираның апалары Илгизә белән Илсөяр күңел кылларын тибрәтерлек моңлы итеп  җырлыйлар, энесе Илдус исә баянда уйный башласа, бармакларына күз иярми. Абыйсы Ильясның да кулларыннан гөлләр тама, сеңлесе Илһамиянең ясаган рәсемнәренә, теккән, чиккән эшләнмәләренә сокланмаган кеше калмый.

Әмма Эльмира, “җырчы булыр бу кыз”дигән сүзләрне читкә куып, көннән-көн укытучы булу теләге белән яна.

–    Кечкенә генә буйлы, ябык кына 15 яшьлек кызын әнкәйнең үз яныннан бер дә җибәрәсе килмәде. Әмма мин әйткән сүземдә нык тора идем. Бу юлы да барам булгач барам, әнкәй, дип кырт кистем, – дип искә ала Эльмира ханым.

УКУЧЫЛАРГА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР

Шулай итеп, ул данлыклы Арча педагогия көллиятенә укырга керә. Меңләгән укытучылар тәрбияләгән уку йортын уңышлы гына тәмамлап, туган районына эшкә кайта. Башта Әгерҗедә Пионерлар һәм укучылар йортында, аннан Барҗы-Умга авылы мәктәбендә эшли. Алга таба хезмәт юлын Кичкетаңда дәвам итә. 

–    Туган мәктәбемдәге беренче хезмәт елларым аеруча күңелдә уелып калган! Берсеннән-берсе тырыш, тик шул ук вакытта шук укучы кызларым белән “Сандугач” җыр ансамблен оештырган, баян түгәрәген җитәкләгән вакытлар ул. Берничә ел рәттән үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бәйгесенең зона этабында призлы урыннарга лаек булу, эшемә тагын да этәргеч өстәп, яңадан-яңа үрләр яуларга этәрде. Балалар күңелендә мин кабызган ялкынның нәтиҗәседер, ансамбльгә йөргән кызларымның берничәсе, музыка факультетын тәмамлап, шул өлкәдә матур гына эшләп киләләр, – дип сөйли Эльмира Хәйдәр кызы.

Ә менә башлангыч сыйныфларда укытырга тәкъдим иткәч, шушы еллар дәвамында йөзләгән баланы белем дөньясына алып керә ул. 

–    Мөгаллим балаларны яратырга, үзен алардан өстен күрмәскә тиеш. Мин укучыларыма дус, киңәшче булырга омтылдым, аларга йөрәк җылымны кызганмадым, – ди бай тәҗрибәгә ия педагог.

Август аенда Эльмира Хәйдәр кызының укытучы булып эшли башлавына 40 ел тула. Хәзерге заман укытучылардан тырышлык белән бергә креатив булуны да, үз белемеңне даими арттыруны да, эзләнүне дә таләп итә. Эльмира Зиннәтуллина – нәкъ шундый мөгаллимә. Кайчандыр остазлары Розалина Тимербаева,

Рәсимә Шакирова, Рәсимә Муллахмәтова, Замир Галиев, Зөлфәт Гатин, Нурлыгаян Ситдыйков, Лилия Исламгәрәевадан үрнәк алып эшләсә, хәзер үзе – яшь хезмәттәшләренә өлге, үрнәк.

Хезмәте дә лаеклы бәяләнгән. Ул Татарстан һәм Россиянең иң яхшы укытучысы грантына ия, бик күп дәрәҗәле бәйге-проектларда җиңү яулаган. “Хезмәт ветераны” исеменә дә лаек. 

ЯКЫННАРЫ – ТЕРӘГЕ

Эльмира ханымның хезмәттә зур уңышларга ирешүендә гаиләсенең дә өлеше зур. Аның янәшәсендә һәрвакыт үзен аңлаучы, саклаучы, олы терәге – ире Фәрит булу белән бәхетле ул. Эш сөючән әти-әни янында балалар Илдар белән Илнара уңган, тырыш булып үсәләр. Зиннәтуллиннар бергәләп бакча үстерәләр, күп итеп мал асрыйлар. Фәрит абый төрле сорттагы алмагачлар үстерү белән дә мавыга. Бәхетле бабай көзен тәмле, сусыл алмалар белән оныклары Лилия, Язилә,

Ранияне сыйларга ярата. Эльмира апаның исә авылда иң беренчеләрдән булып башта тәрәзә төбендә, соңрак теплицада кыяр-помидорлары өлгерә. Күптөрле чәчәкләр үстерергә дә ярата ул. Оныкларын да үзе үрнәгендә бакча эшләренә өйрәтә. Әнә шулай, һәр эштән тәм табып яши Эльмира ханым.

–    Гаиләм түгәрәк булганда, бала-оныкларым шатландырып торганда хезмәт белән яшәү – үзе зур  бәхет ул, – ди сөенеп язмам герое. 

Рәфисә ӘХМӘТҖАНОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев