Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Киләсе елда БДИ катлауланачак?!

Бетә дип хыялланасы түгел

Быел 9 нчы сыйныф укучылары имтихан тапшырачакмы? Киләсе елда БДИ биремнәре катлаулана дигән сүз дөреслеккә туры киләме? Чыгарылыш укучыларын нинди яңалыклар көтә?

9 нчы сыйныф укучылары өчен сынаулар бетерелү турында сүзләр юктан гына чыкмады. Инде хәбәр иткәнебезчә, Төп йомгаклау аттестациясен (ОГЭ) гамәлдән чыгарырга тәкъдим иткән закон проектын әзерләү турында Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Максим Зайцев җиткергән иде. Әмма сынаулардан берәү дә баш тартырга җыенмый.

– Имтиханнар укучылар өчен өстәмә этәргеч булып тора. Ул балаларның белемен бәяли, аның нәтиҗәләре гадел. Без аны гамәлдән чыгару хаҗәтен күрмибез. Аннан баш тартканда уку нәтиҗәләре түбәнәергә мөмкин дип уйлыйбыз, – дип белдерәләр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә.

Кыскасы, имтиханнар бетә дип хыялланасы да түгел. Әмма сынауларда укучыларга карата хәерхаһлык сизелә. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга аттестат алу өчен рус теле, математика сынаулары нәтиҗәләре кирәк булачак. Ирекле фәннәрдән имтиханнар үткәрелмәячәк. Шулай ук бер фәннән контроль эш тә булачак. Аның нәтиҗәсе аттестатка язалачак. Төгәл көнен төбәкләр үзе билгели.

1 февральдә БДИда катнашуга гаризалар бирү вакыты тәмамлана. Белгечләр сынауны уңышлы тапшыруның серен 4 фәннән имтихан сайлауда дип белдерә. Ни өчен дигәндә, вузлар билгеләгән фәннәр абитуриентлар сайлаганы белән туры килмәскә мөмкин. Әйтик, икътисад бүлегенә керергә теләүчеләргә математика, рус теленнән тыш, җәмгыять белеме, чит телне сайласалар яхшы. Беренче ике фән үзгәрмәсә дә, калган икесе үзгәрергә мөмкин. Сайлау имтиханнары бер үк юнәлеш буенча төрле югары уку йортында төрлечә булырга мөмкин.

2021 елда БДИны алдан бирү этабы үткәрелмәячәк. Моңа кадәр аны төрле сәбәпләр буенча төп дулкында катнаша алмаган укучылар тапшыра иде. Әйтик, бәйге, олимпиадаларга китүчеләр һәм башкалар. БДИ бары вузларга керүчеләр өчен генә уздырылачак. Сынаулар 31 майдан 2 июльгә кадәр дип билгеләнгән. Өстәмә этап 12–17 июльдә үтәчәк. Югары уку йортына барырга теләмәүчеләргә төп ике сынау да җитә. 24–28 майда рус теле һәм математиканы үз мәктәпләрендә контроль эш формасында бирәчәкләр. Математикадан база өлеше булмаячак. Әлеге фәннән профиль сынавы бүген хәтта булачак психологка да, инженер, социолог, биоинформатикка да кирәк.

Белгечләр, абитуриентларга берничә вуз сайларга, узган елгы керү баллары белән кызыксынырга киңәш итә. Фәлән кадәр балл җыйсам, фәлән юнәлешкә керәчәкмен, дип хыяллану файдага булачак. Кыскасы, берничә уку йортын барлагыз. Әлбәттә, тырышып укымыйча да булмый.

Быел информатикадан сынау беренче тапкыр компьютерда узачак. Чыгарылыш укучылары өчен интернетта онлайн-тренажер әзерләнгән. Анда кереп, биремнәрне эшләп карарга була. Шул ук вакытта БДИ биремнәре катлаулана, «перспектив модельләр» кертелә икән дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Монысы нәрсә тагын? Федераль педагогик үлчәнешләр институты директоры Ольга Котова әйтүенчә, быел яңа биремнәр булмаячак. «Перспектив модельләр» быелгы укучыларга кагылмый. Ә менә киләсе елда үзгәрешләр көтелә, ләкин биремнәр имтиханнарны катлауландырмаячак.

– Киләсе елда беренче сыйныфтан ук яңа стандартлар буенча белем алган укучылар мәктәпне тәмамлый. Анда бөтенләй башка алымнар. Инкыйлаб ясарга җыенмыйбыз. Яңа модельләр әле расланмаган. Без бу хакта педагоглар белән фикер алышабыз. БДИны вузга барырга теләге булган егет-кызлар гына тапшыра. Мәсәлән, физика, биологиядән сынаулар тәҗрибәләргә, җәмгыять белеменнән социаль тикшеренүләр, математикадан инженерлык, икътисад белән бәйле сораулар күздә тотылачак. 100 балл туплаучылар кимер дип әйтеп булмый. Теләсә кайсы үзгәрешне укытучылар да, репетиторлар да авыр кабул итә. Бүген без нинди биремнәр булачагын хәл итәчәкбез, – ди белгеч.

Сәрия Мифтахова

Фото: eduregion.ru

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X