Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәгариф министры ата-аналарның нәфрәтен уятмаска кушты

Зур «туры элемтә» узды

«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе  Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән уздырган «туры элемтә»дә бер сорауны  да җавапсыз калдырмаска вәгъдә иткән иде. Бу  санда сезгә калган сорауларга җавапларны тәкъдим итәбез. 

– Илсур Гәрәевич, Түбән Кама шәһәренең 20 нче мәктәбендә бик күп укытучылар җитми. Физкультура дәресләре  заман таләпләренә туры китереп үткәрелми. Сәбәпләрен ачыкларга иде.

Рәхилә. Түбән Кама

 –  Дөрестән дә, Түбән Кама  шәһәренең 20 нче мәктәбендә икенче чирек ахырында  сәламәтлеге какшау сәбәпле, физика һәм информатика укытучысы эштән китәргә мәҗбүр булды. Расписание нигезендә   аның дәресләрен башка укытучыларга бүлешеп укытырга туры килә. Әлеге мәсьәләне Түбән Кама районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе контрольдә тота.  Бүген педагоглар эзлиләр.

Мәктәпнең спорт залында капиталь ремонт үткәрелгән, ул физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән таләпләргә туры килә.

– Милли университет ачу перспективасы нинди? Мәктәптән соң татарча укуны дәвам иттерү мөмкинлеге ни дәрәҗәдә?

Миләүшә Шәрәфетдинова

– Казан (Идел буе) федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Югары милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбе базасында Президентыбыз карары белән Татарстан Республикасы бюджеты хисабына милли кадрларны максатчан әзерләү оештырылды. Бүген ул базада 368 студент белем ала. Анда икетелле, күптелле мәктәпләр өчен укытучылар әзерләнә. Алар имтиханнарын уңышлы тапшырган очракта 15 мең сум стипендия ала, максатчан эшкә урнаштырыла.

– Ике студент балам бар. Берсе – Мәскәүдә, икенчесе Казан вузында белем ала. Икесе дә яхшы укый. Стипендияләр арасында аерма бик зур. Мәскәүдә юл акчасы да кайтарыла. Казанда юл билетын хәтта арзанрак бәягә дә алып булмый. Ни өчен шулай?

Эльмира. Казан

– Бу – чыгым сорый торган проблема. Компенсация бирү буенча һәр уку йорты үзе карар кабул итә. Моның буенча бернинди федераль закон да юк. Моны эшләп буламы, юкмы – ачыкларбыз.

– Проект эшләтеп, балаларның башын катыралар. Нигә кирәк ул? Әле кулдан гына түгел, принтердан чыгарырга кушалар. Өй эшләрен азрак бирегез әле, күбрәк дәрестә эшләтергә кирәк.

Алмаз

– Проектлар бар, алар булырга тиеш. Тик моның чамасын белү кирәк. Әгәр мәктәптә укытмыйча, өй эшен күп биреп, башлангыч сыйныф баласы төнге сәгать 12гә кадәр проект эшләп, дәрес әзерләп утыра икән, бу – гаделсезлек. Без бу хакта гел искәртеп торабыз. Өй эшенең күләме билгеләнгән. Һәр укытучының дәресенә кереп тикшереп йөрү мөмкинлегебез юк. Бу мәсьәләләрне мәктәп җитәкчелеге контрольдә тотарга тиеш. Һәр укытучы үз фәнен яратырга, аны җиткерергә тиеш. Әти-әнинең дә нәфрәте уянырлык булмасын иде.

– Дәреслекләрдәге мәсьәләләрне сүзен сүзгә тәрҗемә итәләр, «чыктым аркылы күпер»не хәтерләтә. Аның мәгънәсен тәрҗемә итәргә кирәк, шул вакытта гына балага аңлаешлы булачак.

Әминә Вәлиәхмәтова

– Татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләргә килгәндә, алар Казан федераль университеты, югары уку йортлары, Фәннәр академиясе хезмәткәрләре тарафыннан тәрҗемә ителә, экспертиза уза һәм Татарстан китап нәшрияты тарафыннан бастырыла. Сезнең тәкъдим, һичшиксез, игътибарга алыначак.

– Илсур Гәрәевич, мәктәпләргә ислам дине дәресләрен кайтару мөмкинме? Православ тәрбия күпчелек дәреслекләргә даими кертелгән, институтларның эш планына кергән.

Илсөя Әхмәтгалиева. Казан

– Уку йортларының 4 нче сыйныфларында «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» фәне һәм 5 нче сыйныфта «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» фәне дәресләре бар. Мәктәпләрдә диннәр укыту канун буенча каралмаган. Республикабызда бу мөмкин дә түгел. Без – күпмилләтле, күпконфессияле төбәк. Максатыбыз – балаларда бер-берсенә карата хөрмәт, үзара аңлашып яшәү сәясәтен булдыру. Моның өчен төрле халыкларның тарихын, мәдәниятен, традицияләрен белү, бер-береңне хөрмәт итү кирәк. Ә дини белем махсус уку йортларында бирелергә тиеш. Бу – бик нечкә мәсьәлә һәм һәр кешенең шәхси эше.

– Мәктәпләрдә политинформация дәресләрен кире кайтару турында сүз бара, дөрес аңлаган булсам, балалар белән, шул исәптән, сәясәт һәм митинглар турында да сөйләшергә тиеш булачаклар. Моның максаты аңлашыла, ләкин бу Конституциягә каршы килмиме? Политинформация дәресләре кертеләчәкме?

Айсылу. Казан

– Хәтеремдә, элек концертлар алдыннан халык алдына чыгып, клубта укытучылар агитпропаганда алып бара иде. Халык шуны игътибар белән тыңлап утыра иде. Моның бернинди начарлыгын да күрмим. Яңа СанПиН кагыйдәләре буенча иртән 15 минут алдан килеп тә дәрес уздырырга ярамый, уку беткәч тә алып калырга ярамый. Политинформация дип зур итеп әйтмәсәк тә, сыйныф җитәкчесенең җәмгыять, аның үсеше, илдә барган сәясәт турында аңлатуы кирәк.

–Туган тел итеп татар телен сайлаучылар ел да үзгәрми, 62–63 процент булып  кала бирә. Казан мәктәпләрендә укытучы кайберәүләр бу санның дөреслеккә туры килмәвен раслый. Без үз-үзебезне алдамыйбызмы?

Илсөя Әхмәтгалиева. Казан

– Без рәсми чыганакларга таянабыз. Дәреслекләргә бирелгән заявкалар, электрон журналдагы күрсәткечләр бу саннарны раслый.

-Олимпиада хәрәкәтенә Татарстанда берәр нинди ярдәм каралганмы? Безнең укытучыларны көчле дип әйтәләр, ә балалар Мәскәүгә китеп бара. Ни өчен?

Айсылу. Казан

– Сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерү мәгарифнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Бу юнәлештә олимпиада хәрәкәтенең роле аеруча зур. Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча Татарстан  сигезенче ел рәттән Мәскәү (587) һәм Санкт-Петербургтан соң (151) өченче урынны яулый.

Халыкара олимпиадаларның барлык җиңүчеләре һәм призерлары да Татарстан белем бирү оешмаларын тәмамлаган. Халыкара олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларны кызыксындыру, бүләкләү турында сөйләгәндә, алдагыларга тукталып китү кирәк. Республикада бронза медаль алучыларга – 75 мең сум, көмеш медаль алучыларга – 100 мең сум, алтын медаль алучыларга 150 мең сум  акча түләнә.

Шул ук вакытта халыкара олимпиадаларның бронза дәрәҗәле призерларына – 500 мең сум, көмеш дәрәҗәле призерларга – 1 миллион сум, алтын медаль яулаучыларга 1,5 миллион сум акча түләнә.

Җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән  педагогик хезмәткәрләр укучыларны бүләкләү суммасының 50 проценты күләмендә түләү алалар.

Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призерларына республика бюджетыннан – 25әр, җиңүчеләргә 50шәр мең сум акча түләнә.

2018 елдан башлап гомуми белем бирү предметлары буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгән педагогик хезмәткәрләр өчен грант тормышка ашырыла, ул укытучыларның хезмәт хакына ай саен өстәмә булып тора. Әлеге грант нигезендә педагоглар, әзерләгән призер һәм җиңүчеләре санына карап, алдагы уку елы дәвамында һәр ай саен 10 мең сумнан 40 мең сумга кадәр акчалата өстәмә түләү ала.

– Авыл җирендә мәктәптә эшләүче фән кандидатлары турында сездә мәгълүмат бармы? Алар Татарстан мәктәпләрендә ничәү? Алар Мәгариф министрлыгының берәр өстенлекле проектларында катнаша аламы, юкмы? Мәсәлән, югары уку йортларында кандидатларга хезмәт хакларына – 3000, докторларга 5000 сум өстәп түләнелә. Гомумән, фән кандидатларының авыл мәктәпләрендә булуына ничек карыйсыз? Мәктәпкә алар кирәктер, ә менә аларга өстенлекләр бармы соң?

Рәҗәп Бәдертдинов. Балтач районы

– Республиканың авыл мәктәпләрендә 27 фән кандидаты эшли, кызганыч, гамәлдәге законнарда фән кандидатлары яки фәннәр докторлары булган мәктәп укытучыларына өстәмә түләүләр каралмаган.

Республикада бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, шул исәптән авыл җирендә эшләүче һәм яшәүче педагогик хезмәткәрләргә Татарстан Министрлар Кабинетының 2005 елның 20 апрелендәге 192 номерлы «Авыл җирендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә  эшләүче һәм яшәүче гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чаралары турында»гы  карары нигезендә торак мәйданының социаль нормасы чикләрендә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнарның 100 проценты күләмендә торак мәйданының социаль нормасы чикләрендә субсидияләр бирелә.

Татарстанда  бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, шул исәптән торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ укытучылар өчен социаль ипотека программасы гамәлдә.

Сәрия Мифтахова, Чыганак

Фото: Казанферст

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев