Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәгариф министры укытучыларны кәгазь эшеннән азат итәргә кирәк дип саный

Укытучылар көндәлек һәм сыйныф журналы, эш программасы һәм тематик план гына язарга тиеш, ди Ольга Васильева.

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Мәктәп укытучылары бары тик дүрт төрдәге документ тутырырга тиеш: көндәлекләр һәм сыйныф журналлары, эш программасы һәм тематик планнар. Моны Хезмәт кодексында билгеләп куярга кирәк. Дәүләт Думасында Парламент тыңлауларында Россия мәгариф министры Ольга Васильева шул турыда әйтте. Бу хакта "Интерфакс"хәбәр итә.

Васильева сүзләренчә, хәзер укытучыларга артык хисап йөкләнгән. Сүз салым хезмәтеннән башлап, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кадәр булган төрле ведомстволардан килгән сорауга җавап язу турында бара. Министр "боз сөңгеләре фотоларын", "мәктәп ишегалдында утыртылган агачлар санын", “катнашучыларның санын – малайларны аерым һәм кызларны аерым күрсәтеп” бирегез кебек таләпләрне сәер дип саный.

Укытучыларны әлеге таләпләрдән аралау өчен, Мәгариф һәм фән министрлыгы методик тәкъдимнәр эшләде һәм Хезмәт кодексына тиешле төзәтмәләр кертүгә ирешергә өметләнә, дип вәгъдә итте ул.

Васильева шулай ук педагогик югары уку йортларын тәмамлаучыларның 70 проценты гына диплом ала, яртысы гына мәктәптә эшли, дип хәбәр итте. Министр яшь белгечләрнең эшләргә мәктәпкә бармавын артык хисаплардан һәм хезмәт хакы буенча билгесезлектән курку белән аңлатты. Чыгарылыш студентларының куркуының тагын бер сәбәбе итеп практика җитмәүне атады.

"Залда утыручы укытучылар яшь укытучыларның мәктәпкә барырга куркуын белә, чөнки белем бирү стандарты уку курсының 50 сәгате генә практика булырлык итеп төзелгән. Әлбәттә, моңа юл куярга ярамый һәм моның белән нәрсәдер эшләргә кирәк”, - диде министр.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/24/188662/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев