Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп дәресләрендә юлларда куркынычсызлык буенча темалар санын арттырачаклар

Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгы «Әйләнә-тирә дөнья» һәм «Тормыш иминлеге нигезләре» фәннәрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темаларының санын арттырачак.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча шундый йөкләмә бирелде, дип хәбәр ителгән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.

Ведомстволар федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФГОС) һәм якынча төп белем бирү программаларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертәчәк. Алар шулай ук «Технология» фәне кысаларында «Автодело» өстәмә модулен кертү мөмкинлеге турында да фикер алышачак. Тагын Эчке эшләр министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы Федераль дәүләт белем бирү стандартларына юллардагы куркынычсызлык минуткаларын даими рәвештә үткәрүдә башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү практикасын кертү буенча эш алып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X