Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп укучылары кызыклы квестта катнашты

Бүләкләр дә тапшырылды

"Көзге каникуллар" оператив-профилактик чаралар кысаларында педагог-оештыручы Светлана Мөнәвировна Әгерҗе районында "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУ бүлекчәсе ярдәме белән 1 нче гимназиянең 3 нче сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча "Юл - көн саен имтихан" квест-уены оештырылды.

Балалар мәктәп территориясендә урнашкан билгеле бер станцияләр узды, төрле биремнәр үтәде һәм баллар алды.

Чара ахырында укучылар белән юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча әңгәмә үткәрелде, шулай ук аларга тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементлар куллануның мөһимлеге һәм кирәклеге турында искә төшерделәр.

Иң актив балалар истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Әйтергә кирәк, чара Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәп узды. Битлек режимы сакланды, дистанция сакланып, бер команда укучылары башка командалар белән контактка кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев