Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпләрдә ике яңа вазифа барлыкка киләчәк

Мәктәпләрдә "өлкән укытучы" һәм "әйдәп баручы укытучы" дигән яңа вазифалар кертеләчәк.

(Казан,  “Татар-информ”). Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә "өлкән укытучы" һәм "әйдәп баручы укытучы" дип аталган яңа вазифалар кертү турында карар проектын чыгарды. Тиешле документ норматив-хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новостихәбәр итә.

Документ нигезендә, билгеләнгән таләпләр белән беррәттән, "өлкән укытучының" вазифаларына педагогик хезмәткәрләрнең гомуми белем бирү программалары компонентларын эшләүдә катнашуын проектлау һәм координацияләү, педагоглар эшчәнлеген методик яктан тәэмин итү керә.

"Әйдәп баручы укытучы" вазифаларына укытучыларны, психологларны, дефектологларны, социаль педагогларны эшкә интеграцияләү, педагогик остазлык керә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/23/185110/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев