Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Онытмабыз, мәктәбебез, сине“, диделәр Кадыбаш укучылары бәйрәм тантанасында

Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау“ бәйрәме узды. Унберенче сыйныфны тәмамлаучы – 138, тугызынчыны төгәлләүче 337 егет-кыз өчен ул сөенечле генә түгел, дулкынландыргыч та бәйрәм булды.

 

БЕЗ ЯЗЫН САНЫЙБЫЗ

Кадыбаш мәктәбенең барлык укучылары өчен истә калырдай итеп оештырылган иде Соңгы кыңгырау бәйрәме. Аның беренче өлеше, матур традиция буенча, бүләкләүләрдән башланды.

  • Чебешләрне көзен саныйлар, диләр. Ә без язын саныйбыз. Уку елында нинди уңышлар яуладык, мәктәбебезнең 120 еллык юбилеена нинди нәтиҗәләр белән килдек – хәзер шуларны барлар вакыт җитте, – дигән сүзләр белән бәйрәм кунакларын кыскача мәктәп тарихы белән таныштырдылар алып баручылар. 

Аннан укучыларны төрле номинацияләрдә бүләкләделәр.

  • Мәктәбебездә шундый матур традиция яшәп килүенә без бик тә сөенәбез. Бүләккә лаек булган укучыларны ихлас котлыйбыз, ә калганнарны алардан үрнәк алырга чакырабыз, – дигән сүзләр белән мәктәп укытучылары Илназ Җәләев һәм Шамил Закиров уку алдынгыларын котлап бүләкләр тапшырдылар.

Аннан олимпиада һәм спорт бәйгеләре җиңүчеләре, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашучылар, яшь каләм ияләре хөрмәтләнде.  

 “Укучыларыбызны сөендергәнегез өчен рәхмәт сезгә!“ дигән сүзләр белән мәктәп директоры Фәния Рәшитова истәлек бүләкләре әзерләгән Иске Эсләк һәм Кадыбаш авыл җирлекләре башлыклары Илдус Гафаров һәм Илфат Рамазановка, укытучылар Илназ Җәләев һәм Шамил Закировка, район Советы депутаты Хәлил Закировка,  “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең III участогы директоры Илфат Муллануровка олы рәхмәтен җиткерде.

 

ТЫЙНАК, ТЫНЫЧ, АКЫЛЛЫ 

11 сыйныфны тәмамлаучы Элина Шәрипова, Айдар Закиров, Илнара Шәяхмәтовага укытучылары әнә шундый сыйфатлама бирәләр.

  • Тыйнак кына булсалар да, матур уңышлары күп аларның. Элина һәм Айдарның физкультура, спорт буенча күрсәткечләре күпләр үрнәк алырлык. Илнара, рус теле буенча халыкара олимпиадада катнашып, Мәскәүгә кадәр барып җитте, – дип сөйләде Фәния Харисовна һәм өчесенә дә мәктәпнең Мактау грамоталарын тапшырды.   

Ә мәктәпне тәмамлаучы егет-кызлар соңгы кыңгырау яңгыраганчы һәркемгә – әти-әниләренә, мәктәп җитәкчелегенә, башлангыч  һәм урта белем алырга ярдәм иткән укытучыларына, сыйныф җитәкчесенә, гомумән, Кадыбаш урта мәктәбенең бердәм, дус коллективына тирән рәхмәтләрен мәгънәле шигырьләр, матур җырлар аша җиткерергә ашыктылар. Хөрмәт билгесе итеп һәркайсына чәчәкләр дә тапшырдылар. 

Укучыларның үзләренә дә бик күп матур теләкләр җиткерелде.

  • Бу укучыларның икесе – Элина һәм Илнара тугызъеллык белемне безнең мәктәптә алдылар. Бер ел миңа аларның сыйныф җитәкчеләре дә булырга туры килде. Шуңа укучыларым белән бергә мин дә нык дулкынланам.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын туган ояда канатларын ныгыткан кошларга тиңлисем килә минем. Нинди генә булмасыннар, табигатьтә аларның һәркайсының үз урыны бар. Сезгә дә бу катлаулы тормышта үз урыныгызны табып яшәргә язсын иде, – дип теләде Девәтернә мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлия Шәрипова.  

...Традицион вальстан соң соңгы кыңгырау чыңлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын көчле алкышлар астында озатканда алар “Сау бул, мәктәп! Без сине онытмабыз!“ дигән сүзләрне кабатладылар.

Артка юл юк. Ә алда укучыларны Бердәм дәүләт имтиханнары һәм һөнәр сайлау кебек җаваплы эшләр көтә. Әлеге авыр гамәлләрдә җиңеллекләр һәм уңышлар юлдаш булсын сезгә, кадерле укучыларыбыз!

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев