Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Район педагоглары “Авыл укытучысы” бәйгесендә катнаша

    Кызыксындыру премияләре дә каралган

    Елның-елында районыбыз мөгаллимнәре “Авыл укытучысы” бәйгесендә актив катнашып киләләр. Быел да беренче этапка 16 белем һәм тәрбия бирү учреждениесеннән 25 мөгаллим үз эшләрен юллаган. 

    –    Алар арасында башка елларда катнашучылар да, үз көчләрен әле быел гына сынап караучылар да бар. Иң активлары – башлангыч сыйныфлар һәм татар теле укытучылары, – ди район мәгариф идарәсенең педагогик кадрларга аттестация уздыру буенча методисты Дания Арманшина.  

    Бәйгенең шартлары буенча беренче этапта укытучылар иҗади эш, ягъни эссе язарга тиеш. Алдагы этапларда алар үз осталыкларын дәрес яки дәрестән тыш эшчәнлек конспекты язуда, аннан ачык дәрес күрсәтүдә сыныйлар.

    Барлык этапларны уңышлы узып I, II, III урыннар алучыларга акчалата премияләр тапшырыла. Җиде номинация буенча унар мең сумлык кызыксындыру премияләре дә каралган. 

    –    Безнең район укытучыларының әлеге бәйгедә берничә тапкыр җиңү яулаганнары бар инде. Шуңа күрә бу юлы да уңышлар телибез, – ди район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.      
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: