Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Районда башлангыч сыйныфларында укучылар өчен бушлай кайнар ашату оештырылды

Төп бурыч – сәламәт тукланырга өйрәтү

Яңа уку елы башыннан республика мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укучылар өчен бушлай кайнар ашату оештырылды. Безнең районда әлеге яңалык 1824 укучыга кагыла. 

–    Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә 2020 елның 1 сентябреннән барлык мәктәпләрнең башлангыч сыйныфларында укучыларны кимендә бер тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итү бурычы куелды. Безнең районда 1824 укучы шундый мөмкинлеккә ия, – ди район мәгариф идарәсе белгече Надежда Абрамова. – Аларның барысы да балансланган кайнар ризык белән тәэмин ителә. 
Меню ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан тәкъдим ителеп, Роспотребнадзор тарафыннан расланган. Меню составында кайнар ашамлык (сыер йә кош ите, балык) белән гарнир, салат яки кабымлык, кайнар эчемлек, җиләк-җимеш бар. Бер укучы өчен бер көннең бәясе – 51,85 сум.  

–    Безнең 2нче мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларын кайнар ашату махсус положение нигезендә башкарыла. Бу уңайдан шулай ук боерык булдырылды, туклану графигы да приказ нигезендә расланды, – ди 2нче шәһәр мәктәбе директоры Оксана Дорось. – Меню белән ата-аналар мәктәп ашханәсендә дә, мәктәп сайты аша да таныша алалар. Дөрес, кайчак менюга бераз төзәтмәләр дә кертергә туры килә. Монысы азык-төлекне ничек китерүләренә бәйле.
Приказ нигезендә 2нче мәктәптә 1-4 сыйныфта укучы 299 бала бушлай туклана. Аларны ашату графигы бүгенге санитар-эпидемиологик вәзгыятьне истә тотып төзелгән. 

–    Роспотребнадзор бу яклап даими контрольдә тота, – ди Оксана Васильевна.  

Бу мәктәптә укучылар барлык таләпләрне исәпкә алып төзелгән меню нигезендә тукланалар.   

–    Әле уку елы башланганга күп тә түгел. Әмма шушы кыска гына вакыт та балаларның кайсы ризыкка өстенлек бирүен аңларга мөмкинлек бирә, – ди Оксана Васильевна. –  Әйтик, күп балалар ботка ашарга яратмыйлар. Шулай ук балык ризыкларын да өнәп бетермиләр. Аның каравы, бәрәңге боламыгы, макаронны яратып ашыйлар. Яшелчә салатларын да ашап бетерәләр. Какаоны яратып эчәләр.  

Монысы баланың өйдә ничек тукланырга күнегүенә дә турыдан-туры бәйледер. Яшерен-батырын түгел, күп кенә гаиләләрдә балалар ботка ашарга күнекмәгән. Югыйсә, үсүче организм өчен аның бик тә файдалы булуын белгечләр күптән расладылар инде.

–     Безнең бурыч – укучыларны дөрес һәм сәламәт тукланырга өйрәтү. Бу уңайдан башлангыч сыйныфларда “Дөрес туклану турында сөйләшү” дип аталган дәрестән тыш занятие дә уздырыла башлады, – дип дәвам итә җитәкче.  

Ата-аналар соравы буенча бу уку елыннан башлап ак һәм кара икмәк китертә башлаганнар. Башка елларны ак икмәк кенә кайтарта идек, диләр. Сүз уңаеннан: башлангыч сыйныфларда белем алучыларның әти-әниләре арасыннан махсус комитет та сайланып куелган. Димәк, ата-аналар бу яклап та менюны контрольдә тота алалар.  

Шул ук вакытта проблемалар булуын да бәян итә җитәкче, Әйтик, поварлар җитешми. Яңача туклануга бәйле рәвештә ризык әзерләү күләме артса да, аны әзерләүчеләр саны шул ук калган. Хезмәт хакы түбән булганлыктан, әлеге эшкә килергә теләүчеләр юк. Ризык әзерләүгә тәгаенләнгән җиһазлар да яңарту таләп итә.  

Хххх
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеев районнарындагы территориаль бүлегендә 5 октябрьгә кадәр мәктәпләрдә укучылар туклануын оештыруга кагылышлы “кайнар линия” эшли. 

24638 телефонына 8-17 сәгатьләрдә шалтыратырга мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев