Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Районыбыз педагоглары арасыннан иң-иңнәр сайланды

Район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина җитәкчелегендәге жюри педагоглар арасында уздырылган “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе“, “Иң яхшы педагог-оештыручы“, “Иң яхшы педагог-психолог“ бәйгеләрендә җиңүчеләрне ачыклады.

  • Укытучы – укучыларга белем бирүче генә түгел, ул – укучыларның остазы да, ярдәмчесе һәм киңәшчесе дә. Ул сездән зур җаваплылык та, оештыру сәләтенә ия булуны да, бала күңеленә ачкыч таба белүне дә таләп итә, – диде Вәсилә Гарәфетдиновна педагогларга мөрәҗәгать итеп.

Бәйгедә катнашучылар күрсәткән дәресләрнең заманча алымнар белән тулыланган булуы, укучылар белән актив әңгәмә алып барулары, аларны кызыксындыра белүләре югары бәяләнде. Кайбер мөгаллимнәр, дәресләрен Эшче һөнәрләр елына багышлап, тагын да кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрделәр.

Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

“Иң яхшы сыйныф җитәкчесе“

Беренче урында – 4нче мәктәптән Лариса Вдовина.

Икенче урында – 2нче мәктәптән Анастасия Мингалиева, Красный бордан Анна Әхмәтова.

Өченче урында – Девятернядан Нурия Мөсифуллина.

 

“Педагог-оештырчы“

Беренче урында – Сарсак-Омгадан Альмира Кызылтопрак.

Икенче урында – Девятернядан Алия Арсланова.

 

“Педагог-психолог“

Беренче урында – 9нчы балалар бакчасыннан Лилия Гарифуллина.

Икенче урында – 4нче мәктәптән Наталья Панфилова.

Призлы урын алучыларга, төрле номинацияләрдә бүләкләнүчеләргә Мактау грамоталары тапшырылды. Мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз комитеты җитәкчесе Гөлсинә Мөхәммәтдинова һәр катнашучыны истәлек бүләкләре белән сөендерде. Беренче, икенче урын алган районыбыз педагоглары тиздән зона этабында катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев