Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Районыбызның мәгариф тармагы: кичә, бүген, иртәгә

2017-18 уку елында районда 3780 укучы, шуларның 2498 – шәһәр, 1282се авыл мәктәпләрендә белем алды. Алдагы уку елы белән чагыштырганда, Әгерҗедә 144 укучыга күбрәк, авылларда 59га азрак.

 

138 укучы 11 сыйныфны тәмамлады. 21 чыгарылыш сыйныф укучысына “Укудагы аерым уңышлары өчен“ медале тапшырылды.

 

Бердәм дәүләт имтиханнарыннан уртача балл: рус теле – 75,18, математика (профиль) – 51,30, физика – 50,16, химия – 56,06, информатика – 44,67, тарих – 60,71, география – 71,67, инглиз теле – 72,13, җәмгыять белеме – 64,16, әдәбият – 57,86, математика (база) – 4,5.

Төп дәүләт имтиханыннан уртача билге: рус теле – 4,07, математика – 3,83.

 

1 сентябрьдә 139 егет һәм кыз 10 сыйныфка бара.

 

Район мәгариф идарәсе карамагында 14 урта, 3 төп, 1 башлангыч мәктәп, 5 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, 11 мәктәпкәчә учреждение, берәр өстәмә белем бирү һәм коррекцион мәктәп – барлыгы 34 оешма бар.

 

Белем бирү учреждениеләрендә 755 (мәктәпләрдә – 545, балалар бакчаларында – 186, өстәмә белем бирүдә 24) педагог эшли.

 

Мәктәпләрдә 358 педагог югары һәм беренче квалификацион категориягә ия. Мөгаллимнәрнең 83 проценты (451 кеше) – югары белемле. 

 

Урта белем бирү учреждениеләре арасында уздырылган “Белем бирүдә иң югары сыйфат“ муниципаль рейтингта Исәнбай мәктәбе – җиңүче, Тирсә мәктәбе – лауреат.

 

Тәрбия эше буенча Бима мәктәбе, 1нче гимназия, 2нче мәктәп – алдынгы. 

 

2017-18 уку елында 8 мөгаллим республика грантларына ия булды. “Өлкән укытучы“ грантлары җиңүчеләре: 2нче мәктәптән Илдар Идиятов, Светлана Вәлиуллина, 3нче мәктәптән Лилия Зиннәтова, 1нче гимназиядән Эльвира Гыйззәтуллина. “Укытучы-оста“: 4нче мәктәптән Наталья Плешачкова, Людмила Белова, Иж-Бубыйдан Алсу Абзалиева. “Укытучы-остаз“: Девәтернәдән Илдус Шәйхетдинов.

 

 

 

Кичкетаң мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Нуретдинова, “Авыл укытучысы“ республика бәйгесендә сыналып, “Иң яхшы ун укытучы“ исемлегенә керде.

 

Кырынды һәм Пеләмеш башлангыч мәктәп-балалар бакчаларында ата-аналар советы эшчәнлеге югары.

 

Быел 4нче, Тирсә, Красный бор  мәктәпләренә яшь укытучылар килде. Районда барлыгы 15 яшь белгеч хезмәт куя.

 

Максатчан юллама нигезендә 20 студент педагогик ВУЗларда белем ала.

 

Балалар бакчаларында 97 кеше югары һәм беренче квалификацион категория алган. Югары белемле 100 педагог эшли. 9нчы балалар бакчасы – иң яшь педагогик коллектив (65 процент – яшьләр). 7нче бакчада педагогларның яртысы – 35 яшькә кадәр.

 

“Иң яхшы балалар бакчасы“ район рейтингында 9нчы балалар бакчасы – җиңүче.

 

“Ел психологы“ республика бәйгесендә катнашкан 7нче бакчадан Эльвира Евграфова – “Иң яхшы ун психолог“ исемлегендә.

 

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә 1997 бала тәрбияләнә.

 

Күләгәш урта мәктәбе башлангыч мәктәп-балалар бакчасы итеп калдырылды. Пеләмеш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы Бима мәктәбенә кушылды.

 

2018 елның беренче яртыеллыгында укытучыларның уртача хезмәт хакы – 30789, тәрбиячеләрнеке – 27388, өстәмә белем бирү педагогларыныкы 31112 сум.

 

Районда фән олимпиадаларында 824 укучы катнашкан. 211 җиңүче һәм призер булган.

 

Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы призерлары: 3нче мәктәптән Владислав Помыткин (инглиз теле), 1нче гимназиядән Данис Закиров (рус әдәбияты).

 

1 июньдә 146 урынга исәпләнгән “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортын ачу тантанасы булды. Төзелеш эшләренә 75 миллион сумнан артык акча тотылган. Анда алты юнәлеш буенча өстәмә белем бирелә. Барлыгы 2306 укучы: 1574е – шәһәрдә, 732се авылларда шөгыльләнә.

 

Кичә Күләгәштә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы ачылды. Аны төзүгә 41 миллион сум акча тотылган.

 

13 миллион сумга капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган 5нче балалар бакчасы үз ишекләрен ачты.

 

“Әгерҗегә – 80 ел“ район бәйрәмендә “Иң яхшы экспозиция“, “Экспозицияне иң яхшы яклаучы“, “Чәчәк белән бизәгән иң яхшы оешма“ номинацияләре җиңүчеләре – Кичкетаң, Тирсә мәктәпләре һәм 6нчы балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев