Республиканың югары уку йорты составында дүрт институт һәм ике факультет булачак
«Эре уку йортында, кечкенәрәк вузларга караганда, мөмкинлекләр күбрәк»,- диде Рөстәм Равилов
Республикадагы ике аграр югары уку йорты: Казан дәүләт аграр университеты белән Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе берләштерелә һәм аларга Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты да кушылачак. Берләшү процессы 1 апрельдә тәмамланырга тиеш. Берләштерелгән уку йортлары «Казан дәүләт аграр университеты» исемен йөртәчәк. Әлегә ректорның кем булачагы билгеле түгел.
“1 апрельдән без бердәм уку йорты булып эшли башлаячакбыз. Бу – Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы карары”, – дип хәбәр итте журналистларга ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов.
“Эре уку йортында, кечкенәрәк вузларга караганда, мөмкинлекләр күбрәк. Белем бирү сыйфаты да яхшырачак кына”, – диде Рөстәм Равилов.
стәм Равилов
Шул ук вакытта вузның структурасы 90 процент сакланачак дип тә ышандырды.
КДАУ ректоры Айрат Вәлиев сүзләренчә, авыл хуҗалыгы югары темплар белән үсә һәм бу, үз чиратында, тармакны тиешле кадрлар белән тәэмин итүне таләп итә.
“Үзгәртеп коруның тагын бер максаты – авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексы тармагын техник һәм технологик модернизацияләү процессларында берләшкән югары уку йортының ролен көчәйтү. Шул исәптән, авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрнең яки шушы өлкәдә эшләүче башка индустриаль паркларның заказы буенча эре һәм җитди техник проектларны гамәлгә ашыру. Берләшкән вуз алдында белем бирү программаларын яңарту бурычлары да тора, бу эшкә башка уку йортлары белгечләре дә җәлеп ителәчәк. Югары уку йорты составында дүрт институт һәм ике факультет булачак”.
Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясе университет составына институт буларак керәчәк, әмма исемен саклап калачак.
“Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки ул – 150 еллык тарихы һәм традицияләре булган югары уку йорты. Брендны саклау төп әһәмияткә ия, шул исәптән абитуриентлар өчен дә, чөнки ветеринария академиясендә укучыларның 60 проценттан артыгы илнең башка төбәкләреннән һәм шулай ук чит илләрдән дә. Алар сыйфатлы ветеринария белеме алыр өчен киләләр. Моны саклау һәм алга таба үстерү зарур”, – дип билгеләп үтте Айрат Вәлиев.
“Абитуриентларга “Работа в России” порталын күзәтеп барырга киңәш итәбез. Нинди ярдәм чаралары каралганын өйрәнегез. Безнең абитуриентлар укырга максатчан квота кысаларында керүгә заявка бирә ала”, – диде спикер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев