Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Россиядә дистанцион белем алуда дәресләр стандартын кертергә тәкъдим иттеләр

Инициатива авторлары өйгә бирелгән эш күләмен киметүне тәкъдим итә

Россиядә дистанцион укытуда дәресләрне үткәрү стандарты барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Алгарышлы белем бирү институты Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка шундый тәкъдим белән хат юллаган.

Мөрәҗәгатьтә хәбәр ителгәнчә, укытуны дистанцион форматка күчерү эш процессының җитәрлек дәрәҗәдә оештырылмавын күрсәткән. Мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары еш кына уку материалын мөстәкыйль рәвештә узарга мәҗбүр булган, ә дәресләр форматы турында берни дә әйтелмәгән.

«Дистанцион форматның белем бирү процессының бер өлешенә әверелә баруын исәпкә алып, дистанцион дәрес үткәрү стандартын булдыруыгызны сорыйбыз», - диелә хатта.

Инициатива авторлары өйгә бирелгән эш күләмен киметүне, шулай ук дәресләрне биремне үтәү мәҗбүри һәм рекомендация характерында булган төрләргә бүләргә тәкъдим итә.

Тагын бер тәкъдим теге яки бу дәресне тулысынча мөстәкыйль рәвештә өйрәнүгә күчерүне тыюга кайтып кала.

Чыганак 

Фото 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев