Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Рөстәм Миңнеханов каникулдан соң дистанцион укуга күчү турында фикерен әйтте

Вәзгыять киеренке булып кала

Татарстанда бүгенге көндә коронавирус йоктыручылар саны 8417 кеше тәшкил итә. Сентябрь аенда 721 кеше вирус йоктырса, октябрь аенда инде андыйларның саны 1093 кеше белән исәпләнә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Хөкүмәт утырышында Роспотребнадзорның Татарстан Идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

"Соңгы алты көндә без ковид йкотыручылар саны буенча бераз тотрыклылыкны күзәтәбез, ләкин вазгыять киеренке булып кала бирә, чөнки салкын тиеп авыру сезоны әле башланды гына", диде М.Патяшина үз чыгышында. Октябрь аенда Татарстанның сигез муниципаль берәмлгенедә авыручылар саны кискен арткан: Югары Ослан, Түбән Кама, Кама Тамагы, Аксубай, Әлмәт, Нурлат, шулай ук Чаллы һәм Казанда.

Уку елы башыннан укучылар арасында коронавирус йоктыруның 40, укытучылар арасында вирус йоктыруның 121 очрагы теркәлгән. Шөкер, коллективларга таралу очрагы күзәтелмәгән. Шулай да, гомумән алганда, яңа вирус ияртү очраклары хезмәт коллективларында арткан.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүгенге көндә республика территориясендә янәдән карантин кертү планлаштырылмый. Аның фикеренчә, Роспотребнадзор куйган таләпләрне катгый үтәргә кирәк. "Мәктәпләрдәге вазгыять даими контрольдә тотыла, вазгыять тотрыклы, - диде Президент. - Көзге каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьлары, спорт һәм яшьләр, мәдәни объектлар эшләячәк". Рөстәм Миңнеханов шулай ук бездә дистанцион укуга күчү турында планнар юк һәм булырга да мөмкин түгел. Аныңча, беренче чирек мәктәпләрдә санитар таләпләрне үтәү ярдәмендә укыту мөмкинлеген күрсәткән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев