«Самый Классный КЛАССНЫЙ – 2020» район конкурсының беренче этабында катнашырга ашыгыгыз
Җиңүчене зур бүләк көтә
Әгерҗе районында мәгариф учреждениеләренең сыйныф җитәкчеләре өчен «Самый Классный КЛАССНЫЙ – 2020» конкурсы старт алды. Ул “Әгерҗе хәбәрләре” газетасының мәгълүмати һәм оештыру ярдәме белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы белән үткәрелә.
Конкурс октябрь-декабрь айларында район газетасының мәгълүмат ресурсларында уза.
Беренче этап барышында (2020 елның 20 октябреннән 10 ноябренә кадәр) һәркем Әгерҗе районының иң яхшы җитәкчесен тәкъдим итә ала.
Кандидатураларны «ВКонтакте» социаль челтәренең «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы төркемендә «Самый Классный КЛАССНЫЙ – 2020» бүлегендә чыгарырга кирәк.
Аеруча, ни өчен сез нәкъ менә шушы педагогны иң профессиональ дип санавыгызны дәлилләү мөһим. Фотосурәтләр, видеопрезентацияләр яки аңа теләктәшлек йөзеннән шигырьләр тәкъдим итәргә мөмкин. Үз фантазиягезне эшкә җигегез!
Киләсе этапка райондашларыбыз тәкъдим иткән ТОП класс җитәкчеләре уза. Аннары http://agryz-rt.ru/ сайтында тәкъдим ителгән кандидатуралар өчен тавыш бирү (2020 елның 17 ноябреннән 25 ноябренә кадәр) булачак, ә декабрьдә конкурс нәтиҗәләре ясалып, бүләкләү узачак.
Җиңүче комментарийлар, бәяләмәләр, шәхси тарихлар, фотографияләр, видеороликлар, конкурсантларга ярдәм итү өчен презентацияләр нигезендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тарафыннан билгеләнәчәк.
Конкурста җиңүче 35 000 (утыз биш мең) сум күләмендә акчалата бүләк алачак.
Конкурсның тулы нигезләмәсе белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.
Фото: архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев