Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Шаршады мәктәбендә Белем бәйрәме узды

Шаршады башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында Белем көненә багышланган бәйрәм котлауларга, бүләкләүләргә бай булды

Шаршады мәктәбе быел “Иң матур территория” район бәйгесенең “Башлангыч мәктәп-балалар бакчалары” номинациясендә җиңү яулады. 1 сентябрьдә дә мәктәп территориясе үз укучыларын, әти-әниләрне аллы-гөлле чәчәкләр һәм композицияләр белән каршы алды. Мәктәп директоры Айсылу Әхмәтшина аны матурлауга өлеш керткән һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләре җиткереп, әти-әниләр Азат-Мөнзилә Рәимовлар, Илназ-Әлфия Рәимовлар, Алексей-Таңсылу Николаевлар, Ленар-Алсу Гыйззәтуллиннар, Ленар-Зөлфия Шәмсетдиновлар,Зәмфирә Иманголова, Николай-Альбина Залетовларга Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Педагог һәм остаз елында мәктәпнең ветеран укытучыларына аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде. Бәйрәмдә катнашкан хөрмәтле мөгаллимәләр Раушания Баһаветдинова, Гөлия Мурзанаева, Зөлфия Нәфыйковага чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. 

Быел Шаршады мәктәбе-балалар бакчасында 18 укучы белем алачак.. Шуларның 6сы – беренче сыйныф укучылары. Алар бу көнне аерым игътибар үзәгендә булдылар. Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльмира Бонькина, “Әгерҗе хәбәрләре” район газетасы баш мөхәррире Дания Абзалиева, Шаршады авыл җирлеге башлыгы Сергей Залетов, әлеге авыл эшмәкәрләре Илназ Рәимов, Алексей Николаев мәктәп бусагасын атлап кергән укучыларны Белем көне белән котлап, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Нәни дуслары – балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр шигъри чыгышлар бүләк иттеләр.

Сүз уңаеннан, бакчага йөрүчеләр саны – 8. Әти-әниләр комитеты рәисе Таңсылу Николаева барлык ата-аналар исеменнән мәктәп-бакча коллективына һәм укучыларга уңышлар теләде. 

Дәрескә чакырып кыңгырау чыңлауга, балалар сыйныфларга юл алдылар. Хәерле сәгатьтә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев