Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сарсак-Омга лицее – “Матур мәктәп“ бәйгесе җиңүчесе

Быел Сарсак-Омга лицее территориясен төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылган. Нәтиҗәдә, алар район мәгариф учреждениеләре арасында уздырылган “Матур мәктәп“ бәйгесе җиңүчеләре булдылар.

Әлеге зур күләмле эшне башкаруда аларга иганәчеләр дә, оешма-предприятие җитәкчеләре дә, мәктәпне тәмамлаган укучылар да ярдәм иткәннәр.

Педагогик коллектив үзе дә читтә калмаган. Нәтиҗәдә, лицей җитәкчелеге тарафыннан “Мин – бакчачы да, чәчәк тә“ дигән проект бик матур булып тормышка ашкан. Ата-аналар агачтан ясаган паровоз, автомобиль, көймә, мотоцикл, өйләр, кое, тракторлар да территориягә урнаштырылган. Алар ярдәме белән этнографик почмак та булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X