Татарстанда мәктәп формасына таләпләр үзгәрде
Карарга төзәтмәләр кертелде
Татарстанда мәктәп формасына таләпләрне яңарттылар. Хәзер салкын вакытта укучылар дәресләргә ачык төстә булмаган джемпер, свитер һәм пуловер киеп килә ала. Бу карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Моннан тыш, укучылар шакмаклы һәм буйлы киемнәр кия ала.
Укучылар киемнәренең фасоны һәм төсе хәзер мәгариф оешмасының норматив актлары буенча көйләнәчәк, диелгән карар текстында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев