Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татарстанда укучыларның ата-аналары рус теленнән БДИ тапшыра алалар

Бөтен Россия буенча «Ата-аналар белән бердәм БДИ тапшыру көне» акциясе уза.  (Казан, 18 февраль, «Татар-информ»).

Россиядә «Ата-аналар белән бердәм БДИ тапшыру көне» акциясе старт алды. Татарстанда рус теле буенча БДИны укучыларның ата-аналары 26 февральдә тапшырачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

«Ата-аналар өчен рус теле буенча БДИ 26 февральдә узачак. Казанда имтиханны 116нчы лицейда тапшырырга мөмкин булачак. Акция бу көнне Татарстан башкаласында гына түгел, бөтен республика буенча уза. Анда катнашырга теләүчеләр район мәгариф бүлекләренә мөрәҗәгать итә алалар», – дип сөйләделәр министрлыкта.

«Ата-аналар белән бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе быел өченче тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр ул 2017 елның февралендә узды, ул вакытта аңа Россиянең 50 төбәгеннән 3 меңнән артык ата-ана кушылды. Узган ел акциядә Россиянең барлык субъектлары катнашты.

Татарстанда бу чараны гадәттәгечә министрлар, депутатлар, югары уку йортлары җитәкчеләре, спортчылар, актерлар һәм журналистлар хуплый.

Акциянең максаты - чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына бердәм дәүләт имтиханын тапшыру процедурасын күрсәтү. Акциядә катнашучылар барлык БДИ процедураларын уза.

Аларга, паспорт күрсәтеп, металл эзләгеч рамкасы аша эш язу аудиториясенә үтәргә рөхсәт итәләр. Алар шулай ук кирәкле бланкларны тутыралар һәм оештыручылар инструктажын тыңлыйлар. Элемтә чараларын алып керү, имтихан материалларын фотога төшерү, белешмәләрдән файдалану, сөйләшү, урыннан тору рөхсәт ителми.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/18/181117/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X