Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Телсез калса, татар кем булыр

Узган елның көзендә Рәсәйдә тел низагы калкып чыкты һәм әлегәчә дәвам итә. Татарстаныбызның дәүләт теле булган татар теленә һөҗүм көннән-көн көчәя. Телебезне саклап калу өчен җан атып йөрүче ТР Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев бу хәлне туган телгә җеназа чыгарга әзерләнү белән тиңләде. 

Бер төркем Дума депутатлары республикаларның дәүләт теле булган туган телләрен ирекле, факультатив рәвештә генә укытуны гамәлгә куймакчылар. Милли телләр укучыларның һәм аларның әти-әниләренең теләге буенча гына укытыла башласа, бу юньлегә илтмәячәк. Ул безне телебездән, милләтебезнең киләчәгеннән яздырачак. Болай да инде бердәм дәүләт имтиханнарын фәкать урыс телендә генә бирү балаларыбызны туган телебездән биздерә башлаган иде. Чөнки дәүләт имтиханы тапшырасы бар дип, чеп-чи татар авылларындагы мәктәпләрдә дә физика, математика кебек төгәл фәннәрне рус телендә укытуга күчүнең аяныч нәтиҗәләре адым саен очрап кына тора. Шәһәрнекеләрне әйтмим дә инде, авыл балаларының мәктәптә тәнәфестә, урамда, клубта үзара рус телендә сөйләшүләрен ишетеп, өнсез калган идем. Күптән түгел авылдан килгән өлкән яшьтәге бер танышымның буй җиткән оныгы белән базарда кием сайлаганда рус телендә аралашуын күреп, дәшми кала алмадым.

–       Син нәрсә, телеңне вата-җимерә рус телендә сөйләшәсең?– дигән соравыма танышым:

–       Оныгыбызның дәүләт имтиханнары тапшырасы бар бит. Өйдә дә урысча гына сөйләшәбез, – дип авызымны каплады.

Бу авыл малаеның шәһәргә укырга киткәч туган теленнән бизәчәгенә иманым камил. 

Тагын бер аяныч мисал. “Нур“ мәчетеннән чыгып килүче 70-75 яшьләр тирәсендәге  әбигә оныгы очрады.

–       Дученька, шкулдан кайтасынмы? Пятерка алдынмы? Мамаң белән папаң өйдә юк. Әйдә, кушать безгә кер, – дип мәчет карчыгы һушны алды. Әбисе әнә шулай урысча сөйләшеп маташканда, бу онык нишләп татар телендә аралашсын инде?! Кияүгә чыккач аннан туачак сабыйның да теле, “әттә-әннә“ дип түгел, “папа-мама“ дип ачылачагы көн кебек ачык.

...ТНВ каналындагы “Татарлар“ тапшыруында Америкада яшәүче татар гаиләсендәге 10 һәм 12 яшьлек ике малайның Казандагы әбисенә кунакка кайткач саф татарча сөйләшүләрен, “Туган тел“нең дүрт куплетын да җырлап күрсәтүләрен ишетеп таң калдым.

–       Өйдә абыем белән инглиз телендә сөйләшә башласак, әти шунда ук безгә кисәтү ясый. Кайчакта әнигә урысча эндәшсәк, ул бөтенләй ишетмәмешкә салыша. Машинада барганда башка телдә сөйләшүгә күчсәк, машинаны туктата да “миңа инглиз балалары кирәкми, төшегез машинадан“, ди.

Ун яшьлек малайның бу сүзләре безнең татар әбиләренә, әниләренә гыйбрәт булсын иде. Туган телебезне балаларга, оныкларга өйрәтү сабый бишектә чакта ук әниләрдән, дәү әниләрдән башланырга тиешлеген тагын ничек аңлатырга инде. Гаиләдә татарча аралашу балага урыс телен өйрәнүгә һич тә комачауламый бит, җәмәгать. Бакчага йөри башлау белән теттереп урысча сөйләшә башлый ул сабый.

Дөрес, өйдә генә татарча аралашу җитми. Татар теле кухня теле генә булып калмасын өчен туган телгә мәхәббәт тәрбияләү бакчада, мәктәптә дәвам итсә генә нәтиҗәле була. Ә безне Мәскәү әнә шуннан да мәхрүм итәргә тырыша. Туган телебезне укытуны укучы һәм аның әти-әнисе “телиме-теләмимегә“ калдырмакчылар. Татарны телсез калдыруны күздә тоткан бу закон проекты юньлегә илтмәячәк. Һәр гаиләдә бала үз телендә аралашып үскәндә һәм мәктәпләрдә туган телебез мәҗбүри укытылган очракта гына татар яшәячәк. Сан ягыннан Рәсәйдә икенче  урында торган татар озын гомерле булырга бик тә лаеклы. Милләт буларак юкка чыкмас өчен һәр татар гаиләсенең татар җанлы булуы бик тә мөһим.

Рәмзия ЗАРИПОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев