Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тәрбиячеләр юл йөрү кагыйдәләрен белүдә осталыкларын күрсәттеләр

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында “Юл йөрү кагыйдәләре агитбригадасы“ район бәйгесе үткәрелде.

Бәйгедә катнашучылар иң башта “Визитка“ тәкъдим иттеләр. “Юл йөрү хәрәкәте белгечләре“ дип аталган икенче биремдә педагоглар юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.

“Иҗади бәйге“дә тәрбиячеләр юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү һәм балалар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү турында чыгыш ясадылар.

Бәйгенең җиңүчесе – 9нчы балалар бакчасының “Педагоги на дороге“ командасы. Икенче-өченче урыннарны 8нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең “ФСБ“ (“Фликер – символ безопасности“) һәм Красный бор бакчасының “Светофорчик“ командалары бүлеште.

7нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагогларының “NON-STOP“ командасы чыгышы “Иң үзенчәлекле“ дип табылды. 4нче бакчаның “Аркадий Паровозов һәм К“ командасы педагоглары юл йөрү кагыйдәләрен иң оста белүчеләр булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев