Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Химиядән-100, рус теленнән 91 балл җыйган Камилә Ганиева: Имтиханга әзерләнгәндә дүрт сәгать кенә йокладым

Математиканың база өлешен 5легә тапшырган

Камилә ГАНИЕВА гап-гади авыл мәктәбендә белем ала. Барлык фәннәрне дә татар телендә үзләштерә. Әмма болар бердәм дәүләт имтиханын югары балларга тапшыру өчен киртә булмый. 

Камилә химиядән  – 100, рус теленнән 91 балл җыйган. Математиканың база өлешен 5легә тапшырган. Хәзер биологиядән имтихан нәтиҗәләрен көтә. 
Моңа кадәр районда химияне иң югары баллга тапшыручылар юк иде әле. Исәнбай кызы – беренче карлыгач. 

–    Имтихан нәтиҗәсе йөз балл булыр дип көтмәдем. Ә 90нан югары булачагына ышанган идем. Чөнки онлайн-мәктәптә сынау имтиханнары тапшырганда балларым гел югары булды, әмма йөзгә кадәр җитми иде, – ди Камилә. 

Ул имтиханнарга ел дәвамында ныклап әзерләнә. Укытучылар Энҗе Латыйпова, Эльвира Сундукова, Рамис Газизов уздырган дәрес-консультацияләр дә, сынау бирәчәк фәннәрдән атнага өчәр көн онлайн-мәктәптә уку да файдага гына була.

–    Минем көнлек режимны карасак, иртән торып мәктәпкә бару, дәрес-консультацияләрдән соң сәгать 3тә өйгә кайту, тамак ялгау һәм сәгать 4тән онлайн укуга күчү. Аннан төнге 2ләргә кадәр тестлар чишү, иншалар язу, биремнәрне үтәү һәм башкалар. Мин уку елы дәвамында тәүлеккә дүрт сәгать кенә йокладым, – ди Камилә.  

Имтиханнарга әзерләнгәндә ул үзен телефоннан да чикли. Социаль челтәрләрне бөтенләй бетереп куя. 

–    Аларга керсәң, дөньяны онытасың. Социаль челтәрләр булмау буш вакытны ничек арттырганын белсәгез иде! – ди Камилә. 
Әнә шулай, уку елы башында ук үзен бары уку, имтиханнарга әзерләнү режимына көйләп, БДИны уңышлы тапшыру максаты куйган Камиләнең үҗәтләнеп, тырышып, системалы шөгыльләнүенең матур нәтиҗәсе – сынаулар югары балларга тапшырыла. 

–    Дөрес, минем дә гел китапка гына капланып утырасы килмәде. Бәйрәмнәрдә булса да клубка чыгасы, дусларым белән очрашасы, рәхәтләнеп музыка тыңлыйсы, телевизор карыйсы, яраткан шөгыльләремне башкарасы һәм, әлбәтттә, туйганчы йоклыйсы килгән чаклар күп булды. Әмма мин алардан тыелып тордым. Үз алдыма башта – имтихан, аннан ял дигән максат куйдым, – ди Камилә.  

Никадәр тырышып әзерләнсә дә, имтихан тапшырасы көнне дулкынлану булганлыгын яшерми. Сынау алдыннан да, анда кергәч тә белгән догаларын укый. 

–    Барысы да ярдәм иткәндер. Догалар да, ел буе әти-әниемнең миңа теләктәшлек күрсәтүе, бөтен төр ярдәмне күрсәтүе дә, укытучыларның безнең өчен тырышулары да, һәм, әлбәттә, үземнең үҗәтлек тә, – ди Камилә, елмаеп. 
Хәзер инде ул иң яраткан фәне биологиядән имтихан нәтиҗәләрен көтә. Аннан соң документларын медицина юнәлешендәге уку йортына тапшырачак. 

–    Табибә булу – иң зур хыялым. Әлеге хыялга мин берничә ел дәвамында ныклы адымнар белән атлап киләм. Әгәр медицина юнәлешендәге югары уку йорты студенты булсам, миннән дә бәхетле кеше булмаячак, – ди Камилә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев