Яңа Авыл мәктәбендә ике бөртек малай өчен чыгарылыш кичәсе булды
Зур бәйрәм ясадылар
Тирсә мәктәбендә Иж- Бубый мәдрәсәсенең 240 еллыгына багышланган "Язмыш җиле тараткан Иж- Бубый мәдрәсәсе шәкертләре" сыйныф сәгате уздырылды.
Сыйныф сәгатендә укучылар Иж- Бубый мәдрәсәсенең тарихы һәм Иж-Бубыйда белем алып чыккан шәкертләр дөньяның төрле почмакларында әдәбият- матбугат һәм фән өлкәсендә, төрле җаваплы вазыйфаларда , халыкны аң-белемле итү, агарту юлында фидакяр хезмәт итүләре белән таныштылар.
Шулай ук Яңа Авыл башлангыч мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булды. Ике бөртек малайны: Ахмадиев Самат һәм Ибрагимов Саматны башлангыч сыйныфны яхшы гына тәмамлаулары белән котлыйбыз, аларның әти - әниләренә дә , шушы уку дәверендә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев