Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

2012 елның истәлекле вакыйгалары

20 январьда Әгерҗе милициясе оешуга 90 ел тулды. 23 январьда Салагышта районда гаилә фермаларын оештыруга багышланган зур киңәшмә узды. 6 февральдә Әгерҗегә эшлекле сәфәр белән ул чакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын җитәкләгән Сергей Шойгу, РФ төбәк үсеше министры Виктор Басаргин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков килделәр. 4 февральдә 3нче шәһәр...

20 январьда Әгерҗе милициясе оешуга 90 ел тулды.
23 январьда Салагышта районда гаилә фермаларын оештыруга багышланган зур киңәшмә узды.
6 февральдә Әгерҗегә эшлекле сәфәр белән ул чакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын җитәкләгән Сергей Шойгу, РФ төбәк үсеше министры Виктор Басаргин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков килделәр.
4 февральдә 3нче шәһәр мәктәбе 60 еллык юбилеен билгеләп үтте.
14 февральдә Әгерҗегә Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов килде.
17 февральдә Кадрәктә район күләмендә "Мари лыжня" чаңгы ярышлары узды.
23 февральдә район Мәдәният сараенда Яшьләр форумы булды.
23 февральдә Тирсә спорт комплексында кышкы спартакиада узды.
4 мартта Россия Президентын сайлаулар булды.
Март аенда биш мәктәптә капиталь ремонт эшләре старт алды.
13 апрельдә Красный бор участок хастаханәсенең хәзерге бинага күчеп эшли башлавына 30 ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасы булды.
26 апрельдә район Мәдәният сараенда фольклор коллективларының районыбызның 85 еллыгына багышланган халык иҗаты бәйрәме (рәсемдә) узды.
7 майда Әгерҗегә Наркотикларга контрольлек итү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе начальнигы Фаяз Шабаев җитәкчелегендә десант төште.
9 майда 13 ветеранга Ометов урамындагы яңа йортлардан фатир ачкычлары тапшырылды.
16 майда "кирпичка" микрорайонындагы 4нче шәһәр бакчасы капиталь төзекләндерүдән соң кабат ачылды.
26 майда Салагыш авылы оешуга 400 ел тулуга багышланган зур бәйрәм булды.
1 июньдә Кадрәктә яңа ФАП ачылды.
30 июньдә Тобада Кече авыл көне узды.
29 июльдә Әгерҗе вокзалына Россия тимер юлларының - 175, Горький тимер юлының 150 еллыгына багышланган юбилей поезды килде.
15 августта район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Валерий Макаров билгеләнде.
14 сентябрьдә Көчек авылында Рафис Сәетов истәлегенә мемориаль таш һәм күпер ачылды.
15 октябрьдә Әгерҗенең "Алтын ачкыч" 1нче балалар бакчасы капиталь ремонттан соң кабат ишекләрен ачты.
19 октябрьдә Варкләд-Бодьяда яңа клуб ачылды.
Октябрь аенда Имәнлектә ял итү зонасын төзү эшләре башланды.
28 ноябрьдә Әгерҗегә эшлекле сәфәр белән ТР ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов килде.
30 ноябрьдә райондагы төзелеш эшләре белән танышу өчен ТР Премьер-министры Илдар Халиков килде.
Ноябрьдә мегаферманың беренче корпусы файдалануга тапшырылды. Анда Австралиядән кайтарылган 1200 баш тана урнаштырылды.
12 декабрьдә Биектау һәм Шаршады авылларында яңа ФАПлар ачылды.
15 декабрьдә Күләгәш һәм Бима мәктәпләре базасында Мари язуы көненә багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.
25 декабрьдә район прокуратурасы өй туен билгеләп узды. Тантанада ТР прокуроры Кафил Әмиров катнашты.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев