Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Аерылыр көннәр җитте....

    Дүшәмбе көн җанөшеткеч хәбәр китерде: Чыңгыз абый вафат... Соңгы атналарда каты авырып ятса да, күңел аның бик тә савыгып, безне иҗаты белән сөендереп яшәвен, Татарстан китап нәшриятына тапшырган чираттагы шигырьләр җыентыгын, "Мәйдан" журналының аның иҗатына багышланган чираттагы санын кулына алуын тели иде... Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, олпат аксакал шагыйребез, сигез...

    Дүшәмбе көн җанөшеткеч хәбәр китерде: Чыңгыз абый вафат... Соңгы атналарда каты авырып ятса да, күңел аның бик тә савыгып, безне иҗаты белән сөендереп яшәвен, Татарстан китап нәшриятына тапшырган чираттагы шигырьләр җыентыгын, "Мәйдан" журналының аның иҗатына багышланган чираттагы санын кулына алуын тели иде...
    Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, олпат аксакал шагыйребез, сигез китап авторы, "Әгерҗе хәбәрләре"нең иң якын өлкән дусты Чыңгыз ага Мусинның 83нче яшендә йөрәге тибүдән туктады. Үзе бер шигырендә язганча:
    "Килде рәхимсез минутлар,
    Аерылыр көннәр җитте"...
    Моңсу, соры көзләрдә сагыш утларына салып, истәлеккә йөзләгән шигырьләрен калдырып мәңгелеккә китеп барды Шагыйрь.
    Ул чын мәгънәсендә районыбызның Халык шагыйре иде. Чөнки шигырьләре нәкъ безнеңчә гади, халыкчан, тормышчан, тирән эчтәлекле, уйландыра, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә, туң йөрәкләрне дә эретә. Шигырь китапларын кулга алсаң, укудан туктап булмый. "Кара, мин уйлаганнарны, минем борчу-сагышларны, күз алдымда булган хәлләрне, туган як табигатенең гүзәллеген ничек матур, тәэсирле итеп шигъри юлларга салган бит Чыңгыз абый", дип укыйсың да укыйсың. Югыйсә, хезмәте буенча иҗаттан ерак кеше иде бит ул. Гап-гади шофер, механик, тәэминатчы. Авыл тормышының мең төрле мәшәкатенә чумып яшәде, җәмәгате Мәйсәрә апа белән биш баланы аякка бастырды. Әнә шулай авылда гомер кичереп, башкалада дистәгә якын китап нәшер итү өчен иҗат итеп, күпме йокысыз төннәр уздыруын, зур тырышлык, үҗәтлек кирәклеген аңлавы читен түгел. Чыңгыз ага яшәвенең мәгънәсендә иҗатта күрә иде бит. Шулай булмаса, узган гасырның 60нчы елларында эштән соң кышкы караңгы кичләрдә, куенына яңа шигырьләрен кыстырып, чаңгы белән 25 чакрым юл узып, Әгерҗегә әдәби берләшмә утырышына китәр идемени?! Тукай туган көнендә поездга утырып Казанга махсус Шигырь бәйрәменә кайсыгызның барганы бар? Юктыр, мөгаен. Ә Чыңгыз абыйга башкалага Шигърият бәйрәменә барып кайту берни тормады. Ул аннан тагын да дәртләнеп, иҗатына илһам алып, канатланып кайта иде. Күренекле язучы Ринат Мөхәммәдиев сиксәненче елларда ук юкка гына "Чыңгыз Мусин - туган ягының Тукае икән", димәгән инде. Казанда танылган язучы, шагыйрь халкы арасында яшәмәсә дә, алар белән бер казанда кайнамаса да, Чыңгыз абый әнә шундый халыкчан, милләт җанлы олпат шагыйрь, халык улы иде. Аның Әгерҗе төбәге тарихын язуга, күпме эзләнүләр аша бу тиңдәшсез байлыкны китап чыгаруга алынуы да зур бер батырлык булды.
    Менә шундый якташыбыз турында бүген үткән заманда язу бик тә авыр. Андый иҗат шәхесләре турында " Кеше китә, җыры кала", диләр . Чыңгыз абый да халкыбызга йөрәге түреннән чыккан шигырьләрен калдырып, китеп барды. Бик тә сагынырбыз, юксынырбыз әле без Аксакал шагыйребезне, олкән дустыбызны.
    Авыр туфрагың җиңел, караңгы гүрләрең якты булсын, Чыңгыз абый!
    "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы редакциясе коллективы, газетаның ветеран хәбәрчеләре, "Күңел чишмәләре" иҗат берләшмәсе.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: