Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Арзан чакта язылып кал

Без газета укучыларны Россия почтасы икенче яртыеллыкта почта хезмәте өчен мабугат басмаларына бәяләрне арттырырга җыена дип кисәтеп куйган идек. "Әгерҗе хәбәрләре"нә якынча бәяләр билгеле булды. Хөрмәтле укучым, район газетасына язылу бәясен ишеткәнче, урындыкка утыр. Алты айга язылу бәясе 1 апрельдән 462 сум була дигән хәбәр килеп иреште безгә. Моңа кадәр...

Без газета укучыларны Россия почтасы икенче яртыеллыкта почта хезмәте өчен мабугат басмаларына бәяләрне арттырырга җыена дип кисәтеп куйган идек. "Әгерҗе хәбәрләре"нә якынча бәяләр билгеле булды.

Хөрмәтле укучым, район газетасына язылу бәясен ишеткәнче, урындыкка утыр. Алты айга язылу бәясе 1 апрельдән 462 сум була дигән хәбәр килеп иреште безгә. Моңа кадәр 297 сумга язылып килгәннән соң бер кизәнүдә шулхәтле артуы сезне дә аптырашта калдырыр, борчуга салыр. Бәяләр артуда редакциянең бернинди катнашы юк. Атнага "Әгерҗе хәбәрләре"нең 12 битенә сез яратып укырдай кызыклы, файдалы язмалар әзерләү бер дә җиңел хезмәт түгеллеген үзегез дә аңлыйсыздыр. Ә 462 сумның 159,30 сумы гына редакциягә булачак. Калган 302,70 сумы почта хезмәтләренә китә. Шуңа үзебез дә - борчуда. Бер караганда, бөтен нәрсәгә бәяләр артып торганда 462 сумы да әллә ни күп кебек түгел инде. Бу акчага Мамадышта җитештерелгән 1,5 кило пешерелгән колбаса гына сатып алып була. Сез аны 2-3 көндә ашап та бетерәсез. Ә район гәзите ярты ел буе атнага ике тапкыр өегезгә килеп торачак. Аның җомга санындагы "Атна вакыйгалары" кушымтасы аша республика хәбәрләре белән дә танышышып барачаксыз.
Ә шулай да сезгә "Әгерҗе хәбәрләре"нә 31 мартка кадәр элекке бәягә язылып калу мөмкинлеге бар. Хәзер үк, бар эшегезне ташлап, почта элемтәсе бүлекчәләренә ашыгыгыз һәм 297 сумга язылыгыз.
Район гәзитеннән башка тора алмыйбыз дигән даими укучыларыбызның бәяләр арта дип бездән аерылмаячакларына ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев