Башкортстан фермерының яшь биясенә бүре һөҗүм иткән
Ул аның алгы һәм арткы бот өлешләрен яралаган
Башкортстанның Әҗбәлил районында яшәүче яшь фермер, блогер Айтуган Фәттаховның яшь биясенә бүре һөҗүм иткән.
«Бүген әлеге көтүнең төне тынгысыз булды. Яшь ярымлык биягә бүре һөҗүм итте. Ул аның алгы һәм арткы бот өлешләрен яралаган. Менә бу урында ташланган булса кирәк, чөнки кар өстендә яңа кан эзләре күп», — дип күрсәтә ул видеода.
Бияне, көтүдән аерып, утарга алып кайтканнар. «Ат ашый, эчә, барлык профилактик чаралар күрелде. Дарулар бирәбез. Кызганыч, яраны тегеп булмый. Ләкин бу башкорт токымыннан булган ат. Барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез», — ди Айтуган.
Әлеге видеоны башкортча «Каймак» төркеме үз аккаунтына урнаштырган.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев