Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Бәла-каза

Бер яшьлектә, бер картлыкта

Туган төбәгебезгә Сабан туе аяк атлый. 5, 6 июньдә - авылларда, 7сендә Әгерҗедә милли бәйрәмебез гөрләячәк. Ә бәйрәмдә уен-көлке, җыр-бию тынып торамы соң инде... Әнә, бу рәсем 2010 елда Кадыбаш Сабан туенда төшерелгән иде. Капчык белән сугышта 74 яшьлек Рифкать Хәкимов һәм бу төр ярыш буенча Исәнбай "чемпионы" Гомәр Мусин....

Туган төбәгебезгә Сабан туе аяк атлый. 5, 6 июньдә - авылларда, 7сендә Әгерҗедә милли бәйрәмебез гөрләячәк.
Ә бәйрәмдә уен-көлке, җыр-бию тынып торамы соң инде... Әнә, бу рәсем 2010 елда Кадыбаш Сабан туенда төшерелгән иде. Капчык белән сугышта 74 яшьлек Рифкать Хәкимов һәм бу төр ярыш буенча Исәнбай "чемпионы" Гомәр Мусин. Рифкать ага Иске Эсләктә туган, Сарапулда гомер итә.
- Елның-елында авыл Сабан туена кайтып, ярышларда катнаша ул. Капчык белән сугышта Рифкать агага тиңнәр юк, - ди Иске Эсләк авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфирә Ямалиева.
Бәйрәм алдыннан, әйдәгез, шушы фотосурәткә карап Сабантуйның күңелле мизгелләрен искә алыйк әле. Рәсемгә багышлап "Бер яшьлектә, бер картлыкта" дигән баш астында дүртьюллык шигырьләр көтеп калабыз сездән. Ә аларның иң матурлары бәйрәм алдыннан "Әгерҗе хәбәрләре"нең 5 июнь санында дөнья күрәчәк.
Иҗат җимешләрегезне 2 июньгә кадәр 22962 телефонына шалтыратып әйтә яки agr-vesti@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев