Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Бергә тотынсак, булдырабыз

Кәҗә елын "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы хезмәткәрләре сөенеп-шатланып каршы алды. Ни өчен дисезме? Бәясе шактый "сикерү"гә карамастан район газетасын быел алты мең укучыбыз алдырачак. Шуның 5038ен хат ташучылар өйләргә алып килә. Газета-журналларга язылу кампаниясе барган көннәрдә почта элемтәсе бүлекчәләре кырмыска оясын хәтерләтә иде. - Бигрәк тә подписка ахырына якынлашканда төшке аш...

Кәҗә елын "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы хезмәткәрләре сөенеп-шатланып каршы алды. Ни өчен дисезме? Бәясе шактый "сикерү"гә карамастан район газетасын быел алты мең укучыбыз алдырачак. Шуның 5038ен хат ташучылар өйләргә алып килә.

Газета-журналларга язылу кампаниясе барган көннәрдә почта элемтәсе бүлекчәләре кырмыска оясын хәтерләтә иде.
- Бигрәк тә подписка ахырына якынлашканда төшке аш та онытыла, төнге йокы да кача, - ди подписка участогы операторы Мөнирә РАХМАЕВА.
Биш ел шушы җаваплы вазифаны алып барса да, Мөнирә ханым подписка чорын һәрвакыт зур дулкынлану белән каршы ала. Планны үти алырбызмы? Халыкны вакытлы матбугат басмаларына ничек тартырга?
Әмма борчылуы юкка. Әнә, газета-журналларга бәя шактый артса да, планны арттырып үтәгәннәр. Алабуга районара почтамтына караган Алабуга, Менделеев районнарын Әгерҗе узып киткән. Тираж буенча план 19 меңнән арткан. Һәр елдагыча "Әгерҗе хәбәрләре" - бу юлы да тираж буенча беренче урында.
- Район газетасына язылмаган кешегә шаккатам. Хәбәр-яңалыкларны иң беренче җиткерүче район көзгесе бит ул, - ди Мөнирә Минзаһид кызы.
Ә без, үз чиратыбызда, аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез. Тиражыбызны саклап калуда бу энергияле, бик тә таләпчән ханымның тырышлыгы зур. Аның халык, почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре белән эшләү осталыгына сокланабыз.
- Әгәр Мөнирә Минзаһидовна тотынган икән, ул аны, кем әйтмешли, таш яуса да ерып чыгачак. "Кызлар, планны үтәргә кирәк, бергәләп тырышсак кына булдырабыз", дип һәр бүлекчә җитәкчесенә бик еш шалтыратып, эшнең барышын контрольдә тота. Көн саен газета-журналларга язылучыларның артуы белән кызыксына. Боз урыныннан кузгалмый торса, шелтәләп алган чаклары да була, - ди инструктор Әлфия Әкрәмова.
- Соңгы елларда халык "сары" газеталарны үз итсә дә, "Ватаным Татарстан", "Республика Татарстан", "Татарстан яшьләре", "Аргументы и факты", "Вечерняя Казань", "Республика Татарстан" кебек республика басмаларына язылучылар кимемәве сөендерә. Шулай ук халык яратып укый торган "Ирек мәйданы", "Акчарлак" газеталарына да язылучылар арта, - ди Мөнирә ханым.
Мөнирә ханым көнгә ничә шалтырату кабул иткәнен, әгәр хат ташучылар вакытлы басмаларны вакытында илтеп җиткермәгән очракта шелтә белдергән никадәр әбунәчене җайлап-майлаганын үзе генә беләдер. Әмма аның беркайчан да төшенкелеккә бирелгәнен, боегып йөргәнен күрмәссең.
- Мин эш көне ахырына алҗыганымны да сизмим. Миңа хәрәкәт, аралашу һәм эш кирәк, - ди ул.
Тормыш иптәше Мәсгуть, ике кызы, ике оныгы янында бик бәхетле гомер кичерә Мөнирә ханым. Җәй буе бакчасында чәчәкләр үстерергә ярата.
- Анысы - минем "чир", - ди ул елмаеп.
Якыннары, хезмәттәшләре аны бу көннәрдә чәчәкләргә күмделәр. Ярты гасырлык юбилее белән котлап, без дә Сезнең белән халыкка хезмәт итүдә әле күп еллар кулга-кул тотынып эшләргә язсын дибез.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев