Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Бүләк алу күңелле

Икенче яртыеллыкка "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылучылар арасында лотерея уйнатачагыбызны хәбәр итү белән редакциягә укучыларыбыздан газетага язылу квитанцияләре агыла башлады. Безнең даими укучыларыбыз булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Ә лотерея ул бәхет эше. Призларыбыз зур булмаса да, кем әйтмешли, энә дә бүләк, дөя дә бүләк. Иң мөһиме, без аларны сезгә ихлас күңелдән һәм...

Икенче яртыеллыкка "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылучылар арасында лотерея уйнатачагыбызны хәбәр итү белән редакциягә укучыларыбыздан газетага язылу квитанцияләре агыла башлады. Безнең даими укучыларыбыз булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Ә лотерея ул бәхет эше. Призларыбыз зур булмаса да, кем әйтмешли, энә дә бүләк, дөя дә бүләк. Иң мөһиме, без аларны сезгә ихлас күңелдән һәм олы хөрмәтебезне белдереп тапшырабыз.
Призлар "Әгерҗе хәбәрләре" һәм "Агрызские вести" газеталарына аерым уйнатылды.
Квитанцияләрне әрҗәдән Казанда "Татарстанның нәни гүзәле - 2010" конкурсында катнашкан 10 яшьлек Әгерҗе кызы Полина Крылова тартып чыгарды. Нәни кызның куллары кемнәрне бүләкле итте соң? Менә алар - редакциянең призларын откан укучыларыбыз:
"Әгерҗе хәбәрләре"нә язылучылар - Хикмәтова Ф. (Әгерҗе) - савыт-саба җыелмасы, Муллахмәтова Н. (Тирсә) - сөлге, Гыймазова Р. (Иж-Бубый) - "Күңел чишмәләре" җыентыгы, Мусина Галия (Әгерҗе) - савыт-саба җыелмасы, Минһаҗева Дилүсә (Көчек) - "Күңел чишмәләре" җыентыгы, Фәсхетдинов Илнур (Тирсә) - савыт-саба җыелмасы, Сәйфуллина Разия (Әгерҗе) - чәйнек, Хисмәтуллина Флүрә ( Әгерҗе) - "Безнең бакча" китабы, Муллахмәтов Ильяс (Тәбәрле) - кувшин, Шаһабиев Фәрит (Тәбәрле) - иләк, Бәшәрова А. (Әгерҗе) - кухня сөлгеләре комплекты, Муллахмәтова Гөлсинә ( Әгерҗе) чәйнек, Мөхәммәтҗанов Фәрит (Тирсә) - будильник, Мухъянова Г. (Әгерҗе) - "Яшелчә бакчасы" китабы, Мөхәммәтшин Б. (Әгерҗе) - сөлге, Ситдыйков Муллаян (Кичкетан) - савыт-саба җыелмасы, Фәррәхов Ф. (Девәтернә) - савыт-саба җыелмасы, Каюмов Ранис (Иж-Бубый) - "Күңел чишмәләре" җыентыгы, Ардаширова Ф. (Тирсә) - чәй наборы.
"Агрызские вести" газетасына язылучылар арасында приз отучылар:
Платонова Н. (Әгерҗе) - тәмләткечләр өчен набор, Хөснетдинова Р. - будильник, Кадыйргулова (Әгерҗе) - савыт-саба җыелмасы, Клещева Н. (Әгерҗе) - теннис наборы, Хәбирова Н. (Әгерҗе) - гөл чүлмәге, Латыйпова А. (Әгерҗе) - сөлге, Савинова С. (Әгерҗе) - чәйнек, Виноградова Р. (Әгерҗе) - мангал, Степанова Т. (Әгерҗе) - сөлгеләр наборы, Северина Л. (Әгерҗе) - стаканнар җыелмасы, Камалов Рөстәм (Әгерҗе) - савыт-саба җыелмасы, Жижина Е. (Әгерҗе) - савыт-саба җыелмасы, Аитова Тәнзилә - сөлге, Киселева Л.- савыт-саба җыелмасы, Гарифҗанова Раилә - савыт-саба җыелмасы, Җиһаншина Резеда (Әгерҗе) - вентилятор.
Призларны редакциягә килеп алырга кирәк. Үзегез белән паспортыгызны алырга онытмагыз.
Газета укучылар арасында лотерея уйнату өчен бүләкләр белән ярдәм иткән "Кичке Таң" заказнигы, авыл хуҗалыгы идарәсе, Пенсия фонды идарәсе, "ЖилЭнергоСервис" ширкәте, үзәк китапханә, мәдәният идарәсе, янгын сүндерү часте, балалар спорт мәктәбе, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчеләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев