Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Сез кадерле кунак һәр йортта

Атнаның ике көнендә хат ташучының килгәнен зарыгып көтеп алам. Ни өчен дисезме? Чөнки атнага ике тапкыр "Әгерҗе хәбәрләре" йортларыбызга күпме яңалык, хәбәр алып килә. Бер сүзен дә калдырмый бер утыруда укып чыгам. Танышлар, дуслар белән йә урамда, йә телефон аша газетада чыккан язмалар турында фикер алышып, кайчакта бәхәсләшеп тә алабыз....

Атнаның ике көнендә хат ташучының килгәнен зарыгып көтеп алам.
Ни өчен дисезме? Чөнки атнага ике тапкыр "Әгерҗе хәбәрләре" йортларыбызга күпме яңалык, хәбәр алып килә. Бер сүзен дә калдырмый бер утыруда укып чыгам. Танышлар, дуслар белән йә урамда, йә телефон аша газетада чыккан язмалар турында фикер алышып, кайчакта бәхәсләшеп тә алабыз.
Район газетасына мин узган гасырның 60нчы елларыннан бирле язылам. Кайчак почта аны бер генә көнгә соңарып китерсә дә, тамагым туймаган кеше кебек йөрим. Төрле елларда эшләгән редакция хезмәткәрләре Тәүфыйк Рәхмәтуллин, Зәйтүнә Сергеева, Ринат Булатов, Таһир Закиров, Әнвәр Закиров, Гомәр Галиуллин кебек танылган газета хезмәткәрләренә әле дә күңел түремдә олы ихтирам саклыйм. Урыннары ожмахта булсын. Хәзер дә бу газетада халыкка бик игътибарлы, кайчан керсәк тә елмаеп каршы алучы, эшләре бик тыгыз булса да гозеребезне сабыр гына тыңлап тынычландыручы, "Әгерҗе хәбәрләре"н кызыклы итеп чыгару өчен җан атып йөрүче каләм осталары эшли. Шуңа күрә дә аңа язылучылар 6500дән артып киткән инде. Татарстан матбугаты көнендә яраткан газетабыз хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Кадерле кунак кебек көтеп алабыз, яратып укыйбыз сезне. Киләчәктә дә яраткан газетабыз булып, безне сөендереп эшләгез!
Мөнирә Гәрәева.
Әгерҗе шәһәре.

PS. Матбугат көне, безнең генә түгел, актив хәбәрчеләребезнең, газета укучыларыбызның да уртак бәйрәме ул. Чөнки без - сезгә, сез безгә кирәк. Бәйрәмебез белән сезне кадерле укучыларыбыз!
Сөенечебезне дә уртаклашабыз. Һөнәри бәйрәмебез алдыннан Казандагы җитәкчебез - "Татмедиа"ның генераль директоры Айдар Сәлимгәрәевтан Рәхмәт хаты алдык. "Әгерҗе хәбәрләре" - узган елгы һәм быелның 1 кварталы эш нәтиҗәләре буенча район газеталары арасында иң алдынгы урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев