Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Чаллыда урамнарны су баскан

Авария нәтиҗәләрен бетерәләр

Чаллыда салкын су белән тәэмин итә торган торбаүткәргечтә авария булу нәтиҗәсендә ике урамны су баскан. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илья Зуев мэриядә узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Авария якшәмбе көнне 21.40 сәгатьтә Җиңүгә 40 ел урамындагы 56/24А/2 йорты янында булган. Нәтиҗәдә, Җиңүнең 40 еллыгы урамын һәм Халыклар дуслыгы проспектын өлешчә су баскан.

Авария нәтиҗәләрен бетерүдә «Чаллы су каналы» ЯАҖ бригадалары, шулай ук «ПАД» муниципаль унитар предприятиесенең 15 берәмлек техникасы эшләгән. «Алар торба тишелгән урында боз барлыкка килмәсен өчен барлык чараларны күрде», - дип искәртте Зуев.

«Авария нәтиҗәсендә 11 торак йортта яшәүчеләр сусыз калды. Хәзерге вакытта барлык йортларда да су бирелде», - дип хәбәр итте Башкарма комитет вәкиле.

Зуев сүзләренчә, авария торбаүткәргечнең тузуы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Әлеге участок 2021 елга исәпләнгән капиталь ремонт программасына кертелгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев