Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Сөенечең белән кил, Яңа ел!

Гомеребезнең 365 көнен алган 2011 ел да артта калды. Кемнәрнедер бәхетле иткән, уңыш, җиңү алып килгән, икенчеләргә борчу-мәшәкать, кайгы-хәсрәт, югалтулар китергән Куян елы тарихка кереп калды. Аңа алмашка Аждаһа елы килде. Ул 23 январьдан башланып, 2013 елның 9 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Сөенечең белән кил, Яңа ел! Сөенче! Исеме куркыныч...

Гомеребезнең 365 көнен алган 2011 ел да артта калды. Кемнәрнедер бәхетле иткән, уңыш, җиңү алып килгән, икенчеләргә борчу-мәшәкать, кайгы-хәсрәт, югалтулар китергән Куян елы тарихка кереп калды. Аңа алмашка Аждаһа елы килде. Ул 23 январьдан башланып, 2013 елның 9 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Сөенечең белән кил, Яңа ел!

Сөенче!

Исеме куркыныч яңгыраса да, һәрберебез яңа елны көр күңел белән каршы алды, Кремль сәгате төнге уникене сукканда иң изге теләкләренең, хыялларының чынга ашуын теләде. Редакция коллективының Яңа елга бер теләге чынга ашты да инде, җәмәгать. Беренче яртыеллыкта газетабызга язылучылар тагын да артты. Район газетасын үз иткән, аңа тугры калган 6380 укучыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу - безнең өчен зур шатлык. Без дә, үз чиратыбызда, сезне матур язмаларыбыз, күңелле, шатлыклы хәбәрләр белән сөендереп торырга, проблемаларыгызны чишүдә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә, сезнең сүзне дә җитәкчеләргә җиткереп торырга тырышачакбыз. "Әгерҗе хәбәрләре"н халыкка таратуны, матбугатка язылуны актив төстә оештырган почта элемтәсе хезмәткәрләренә рәхмәтебез чиксез зур.

Россия тарихы елы

2012 ел истәлекле вакыйгаларга, районыбыз өчен матур үзгәрешләргә бай булачак. Март аенда безне Россия Президентын сайлаулар көтә.

Быел да федераль үзәк Татарстанга бик күп мәсьәләләр буенча ярдәм итәчәк. Бу безнең район өчен дә бик мөһим. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа йортларга күчерү, мәктәпләргә капиталь ремонт ясау, авылларда клублар, ФАПлар, юллар төзү программалары буенча районыбызда зур төзелешләр дәвам итәчәк. Күз алдына китерәсездер инде, тагын күпме кешеләргә шатлык китерәчәк бу программалар!

2012 ел илдә Россия тарихы елы итеп игълан ителде.Татарстанда соңгы елларда тарихи мирасыбызны саклауга игътибар аеруча көчәйде. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне шәхсән үзе ныклы контрольгә алды. Димәк, быел тарихыбызны барлауга, аны киләчәк буыннарга саклап калдыруга тагын да зуррак әһәмият биреләчәк.

Быел Татарстанда да тарихи әһәмияткә бай вакыйгалар көтелә. Бөтендөнья Татар конгрессының югары җыелышы узачак. Болгарда ислам дини үзәге ачылачак. Татарстан Конституциясенең 20 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Изге Казан иконасының киң танылуына 400 ел тулачак. 2013 елгы Универсиадага әзерлекнең иң кызган чоры булачак.

Йолдызлар ни сөйли?

Астрологлар фаразлаганча, Аждаһа елы иң кызыклы идеяләреңне, башлангычларыңны тормышка ашыру өчен дә менә дигән чор икән. Аҗдаһа елында туганнар өчен (1928, 1940, 1952, 1964, 1976, 1988, 2000 елгылар) зур үзгәрешләр елы булачак. Аларның дәрәҗәләре үсәчәк, уңыш киләчәк, эшлекле яңа элемтәләргә керәчәкләр. Аждаһаларга елның икенче яртысында табыш килүе мөмкин.

Юбилейлар елы

Аждаһа елында күп кенә мөхтәрәм якташларыбыз күркәм юбилейлары көтә. Иске Чекалда, Кодаш җирлекләре башлыклары Павел Королев, Фәнис Шакиров, 8нче балалар бакчасы мөдире Людмила Колесникова, Кодаш мәктәп-бакча директоры Гөлнар Сәләхиева, ЗАГС бүлеге белгече Лилия Госманова - 50, Яңа Бәзәкә, Азево, Красный бор, Кичкетан җирлекләре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Рәхилә Галиева, Мария Мерзлякова, Татьяна Нехорошкова, Рамилә Хикмәтуллина, район Советының оештыру бүлеге баш белгече Рушания Байтимерова, социаль яклау идарәсе начальнигы Сания Рәхмәтуллина, 56нчы аптека мөдире Әминә Галиева - 55, Татарстанның атказанган укытучысы Рафаэль Гыйззәтуллин, милиция ветераны Фәрит Ваһапов, авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Вилин Шәйхетдинов, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Бакиров - 60, Татарстанның атказанган икътисадчысы Энгель Мусин, райпо ветераны Хәниф Солтанов, КПССның Әгерҗе райкомы беренче секретаре Нурулла Баһрамов, Татарстанның атказанган төзүчесе Роберт Ахунов - 70, Татарстанның атказанган укытучысы Таисия Бузанова Аждаһа елында 80 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәчәкләр.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Редакция барчагызны да Яңа ел белән котлап, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, өмет-хыялларыгызның чынга ашуын тели. Бер-беребезнең кадерен белеп яшик! Яңа елда да безгә языгыз, килегез, шалтыратыгыз, безнең белән бергә булыгыз!

Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев