Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Депутат 15 яшьлек кыз белән мөнәсәбәтләр коруда гаепләнә

Бу хәл кызның табибка күренүеннән соң мәгълүм булган

Красноярскида 15 яшьлек мәктәп укучысының Логовой бистәсендә яшәүче 59 яшьлек элекке депутаттан йөккә узуы сәбәпле җинаять эше кузгатылган. Бу хакта KazanFirst SHOT телеграм-каналы хәбәренә таянып яза.

Канал мәгълүматларына караганда, ир үсмер кызны юлдан яздырган. Бу хәл кызның табибка күренүеннән соң мәгълүм булган. Табиб аның 14 атналык көмәнле булуын раслап, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

“Уналты яшькә җитмәгән зат белән җенси мөнәсәбәткә керү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Кызның үзе әйтүенчә, аны көчләү булмаган.

Җинаять кылуда шикләнелүче ирнең 2010-2015 елларда депутат булып торуы, бүген эшсез йөрүе мәгълүм.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев