Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

“Әгерҗе хәбәрләре” приз өләште

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы призына чаңгы ярышлары быел унынчы тапкыр үткәрелде. Әллә юбилей икәнен сизгәннәр, әллә чаңгы белән дуслашучылар арткан, быелгы ярышларга спорт сөючеләр аеруча күп җыелган иде. Иртәдән үк буранлап торгач, чаңгычылар аз булыр инде дип борчылган идек. Әмма иртәнге сәгать 10га "Имәнлек"кә 200дән артык чаңгычы җыелгач, шатлыгыбызның иге-чиге булмады....

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы призына чаңгы ярышлары быел унынчы тапкыр үткәрелде. Әллә юбилей икәнен сизгәннәр, әллә чаңгы белән дуслашучылар арткан, быелгы ярышларга спорт сөючеләр аеруча күп җыелган иде.

Иртәдән үк буранлап торгач, чаңгычылар аз булыр инде дип борчылган идек. Әмма иртәнге сәгать 10га "Имәнлек"кә 200дән артык чаңгычы җыелгач, шатлыгыбызның иге-чиге булмады. Бирегә иң кыюлар, чаңгы спортын һәм район газетасын яратучылар җыелган дигән фикергә килдек. Әнә, Кам.Ключтан хәтта 5 яшьлек Аделя Семенованы да җил-бураннар куркытмаган. Кар өемнәре артыннан бу нәни кызның гәүдәсе дә күренми иде. Әмма ул укучы кызлар белән бергә стартка басарга җөрьәт итте һәм дистанциядән чыкмыйча, хәтта кайбер өлкәнрәк кызларны да артта калдырып, финишка килеп җитте. Бу батырлыгы өчен Аделя редакциянең махсус призына лаек булды.
Чаңгы юлларына бу юлы яшь сәхнә осталары - танылган җырчыларыбыз Лиана Алавердова белән Елена Скворцованың чыгуы да шатландырды безне. Лиана быел "Россия чаңгы юллары" ярышында призер булган иде инде. Ә Елена өчен бу ярышлар беренчесе икән. "Ирем белән чаңгыда йөрергә яратсак та, ярышларда катнашкан юк иде. Дулкынландым, әлбәттә. Финишка килеп җиткәч егылдым да әле", - ди ул елмаеп. Чаңгычыларның күбесе район газетасы призына үтүче ярышларда даими катнашалар. 2нче мәктәптән Антон Скобелев беренче тапкыр катнашканда 5нче сыйныфта гына укый иде әле. Ә бу юлы ул мәктәп тәмамлаучы егет булып килде. Тимерьюлчы Алексей Семенов та инде ничә еллар безнең ярышларга тугры булып кала. Ә Пеләмештән танылган чаңгычы Эдуард Михайловны әйткән дә юк инде. "Газета "Җиңү юлы" исемен йөрткән еллардан бирле бу ярышларда катнашам. Ул вакытларда йөк машинасы кузовына төялеп килә идек. Машинадан туры стартка басып, 10 километрлы дистанциядә көч сынашулар - әле дә күз алдында. Берничә ел әлеге ярышлар үткәрелмәде һәм менә 10 ел элек аның яңартылуына бик сөендем", - дип искә ала Эдуард.
"Әгерҗе хәбәрләре"н хөрмәт итеп килгән Бима, Кадрәк, Күләгәш, Кам.Ключ, Пеләмеш, Азево, Красный бор чаңгычыларына, Варкләд-Бодья, Яңавыл башлангыч мәктәпләре укучыларына мең рәхмәт! Ветеран спорт сөючеләребезгә олы рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез. Ни кызганыч, шәһәр предприятиеләреннән катнашучылар аз иде. Ә менә шәһәр мәктәпләре бердәм булып килгәннәр иде. Бигрәк тә 2нче мәктәп укучылары активлыклары белән аерылып тордылар. Ә 4нче мәктәп чаңгычылары иң күп приз алучылар булдылар.
..."Әгерҗе хәбәрләре" призына быелгы ярышлар да артта калды. Һәрвакыт безнең белән бергә булган, без оештырган ярышларда катнашкан дусларыбызга барлык эшләрендә һәрчак уңышлар гына юлдаш булсын!
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев