Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Әйдәгез, бәйгегә

Татарстан почтасы һәм "ТАТМЕДИА" ААҖ 2014 елның беренче яртысына матбугатка язылу компаниясе кысаларында почта элемтәсе хезмәткәрләре арасында конкурс игълан итте. Мондый бәйге республикада икенче тапкыр оештырыла. Беренче тапкыр үткәрелгәнендә Татарстан районнарыннан җиңүчеләр саллы гына суммада премияләргә лаек булганнар иде. Ләкин алар арасында әгерҗелеләр генә булмады. Әйдәгез, киләсе елга "ТАТМЕДИА" карамагындагы...

Татарстан почтасы һәм "ТАТМЕДИА" ААҖ 2014 елның беренче яртысына матбугатка язылу компаниясе кысаларында почта элемтәсе хезмәткәрләре арасында конкурс игълан итте.
Мондый бәйге республикада икенче тапкыр оештырыла. Беренче тапкыр үткәрелгәнендә Татарстан районнарыннан җиңүчеләр саллы гына суммада премияләргә лаек булганнар иде. Ләкин алар арасында әгерҗелеләр генә булмады. Әйдәгез, киләсе елга "ТАТМЕДИА" карамагындагы газета-журналларга яздыру компаниясен нәтиҗәле оештырып җиңүчеләр сафына басыйк, хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре. Ә "ТАТМЕДИА" басмаларына 24 газета-журнал керә.
Бәйгедә 1 октябрьдан 31 декабрьгә кадәр матбугатка яздыруны оештырган барлык хезмәткәрләр дә катнаша ала. Конкурста катнашу өчен "ТАТМЕДИА" басмаларына язылучылар саны 2013 елның беренче яртысына караганда ким булмаска тиеш. Шулай ук 1000 кешегә туры килгән тираж да исәпкә алына.
Бәйгенең "Кече шәһәрләрнең иң яхшы хат ташучысы" номинациясендә җиңүчене 34483 сум (4483 сумы салым) премия көтә. Икенче урынга 28736 сум, өченче урынга 22989 сум премия каралган. Бу номинациядә шәһәр почта элемтәсе хезмәткәрләре катнаша ала.
"Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинациясендә узган елның беренче яртысы белән чагыштырганда аеруча зур үсеш биргән хезмәткәрләр катнаша. Бу номинациядә дә өч урынга 34483, 28736 һәм 22989 сум премия көтә. Бу суммага салым да кертелгән.
Әйдәгез, почта элемтәсе хезмәткәрләре, бәйгегә! Райондашларны "Әгерҗе хәбәрләре"нә яздыруда да актив эшләрсез дигән өметтә калабыз. Аеруча зур тираж җыйган хат ташучыларны редакциянең бүләкләре көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев