"Татмедиа" АҖ икенче яртыеллык өчен матбугат басмаларына язылу буенча "Әти-әниеңне яздыр" , " Якыныңны яздыр" дигән акция игълан иткән иде. Бу мөһим чараны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм күп кенә министрлар да хуплап, әти-әниләренә, үз пенсионерларына, балалар йортларына "Татмедиа" басмаларын яздырдылар.
Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров та Зәйдә яшәүче әнисе,...
"Татмедиа" АҖ икенче яртыеллык өчен матбугат басмаларына язылу буенча "Әти-әниеңне яздыр" , " Якыныңны яздыр" дигән акция игълан иткән иде. Бу мөһим чараны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм күп кенә министрлар да хуплап, әти-әниләренә, үз пенсионерларына, балалар йортларына "Татмедиа" басмаларын яздырдылар.
Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров та Зәйдә яшәүче әнисе, 83 яшьлек Акулина түтигә "Сөембикә" җурналын яздырып бүләк итте. Валерий Владимирович, акция барышында күп балалы бер гаиләгә дә бүләк ясады. Ул аларга "Әгерҗе хәбәрләре"н яздырды.
- Хезмәтем тынгысыз, эш көнем ничек кенә тыгыз булса да, мин көнсаен газета-журналларны карап барырга тырышам. Райондагы барлык җитәкчеләрне дә иң беренче чиратта "Әгерҗе хәбәрләре"нә һәм "Татмедиа"ның башка басмаларына язылырга чакырам. Халык белән район властен бәйләп торучы "Әгерҗе хәбәрләре"нә һәр гаилә язылырга тиеш дип саныйм. Якыннарыңа яздырсаң да менә дигән бүләк ич ул, - ди Валерий Макаров.
Район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, "Ак Барс" банкының Әгерҗедәге офисы начальнигы Әнвәр Рәхмәтуллин , Кырынды авылы җирлеге башлыгы Илназ Закиров та, әлеге акциягә кушылып, әти-әниләренә "Әгерҗе хәбәрләре"н яздырдылар. "Әти-әниеңә яздыр", "Якыныңа яздыр" акцияләренә син дә кушыл! "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылу бәясе 600 сум. Редакциядә алучылар өчен 360 сум.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев