Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Әгерҗе элемтәчеләре туган телгә мәдхия җырлый

"И, туган тел, и, матур тел, әткәм-әнкәмнең теле..." Район үзәк китапханәсендә элемтәчеләр белән узган бәйрәм яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның әнә шушы шигъри юллары белән үрелеп барды. Бәйрәм "Таттелеком" җәмгыятенең Тукайның 130 еллыгына багышлап оештырган республика бәйгесе кысаларында үтте. Җәмгыять хезмәткәрләре шагыйрьнең юбилее алдыннан республика буенча әдәби-музыкаль кичәләр оештыралар. Әгерҗе РУЭСы...

"И, туган тел, и, матур тел, әткәм-әнкәмнең теле..." Район үзәк китапханәсендә элемтәчеләр белән узган бәйрәм яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның әнә шушы шигъри юллары белән үрелеп барды.

Бәйрәм "Таттелеком" җәмгыятенең Тукайның 130 еллыгына багышлап оештырган республика бәйгесе кысаларында үтте. Җәмгыять хезмәткәрләре шагыйрьнең юбилее алдыннан республика буенча әдәби-музыкаль кичәләр оештыралар. Әгерҗе РУЭСы хезмәткәрләре дә бу матур башлангычтан читтә калмады. Инженер-техник хезмәткәрләр булсалар да, кичә барышында алар иҗатка якын, аның белән дус булуларын күрсәтә алдылар. Милли костюмнар кигән элемтәчеләр Тукай шигырьләрен сөйләгәндә чын артистларга охшап калдылар. РУЭС начальнигы Әсгать Садыйков Тукайның данлыклы "Пар ат", инженер-электроник Илнар Зиннәтуллин "Туган авыл" шигырьләрен бик тә сәнгатьле итеп сөйләделәр. Светлана Нәфыйкова, Дилбәр Насыйкова, Резидә Җиһаншина, Гөлназ Сәетгәрәева, Резидә Галиуллинаның чыгышларын да тамашачылар тын калып тыңладылар.

Кунаклар - Чаллы ЗУЭСының икътисади куркынычсызлык буенча начальник урынбасары Илфат Мотыйгуллин һәм профосоюз җитәкчесе Илдус Камаев та Әгерҗе РУЭсы коллективы хезмәткәрләренең үз эшләренең осталары булу белән бергә, туган тел һәм мәдәниятебезгә мөкиббән булуларына сокланмый калмаганнардыр. Әлеге кичәдә төшерелгән видеоматериаллар бәйгенең Чаллыда узачак зона турына юлланачак. Әгерҗе элемтәчеләренә уңышлар теләп калабыз.

Китапханә хезмәткәрләре турында да берничә сүз әйтми мөмкин түгел. Алар катнашында һәр бәйрәм зур оешканлык белән уза. Алар мондый чараларга мәктәп укучылары белән бергә иҗатка битараф булмаучы райондашларыбызны да җәлеп итәләр. Бу юлы да Иж-Бубыйдан каләм остасы Рәзилә Хәмидуллина ана телен белмәүчеләргә нәфрәт белән сугарылган шигырен укыды. Ә "Тынгысыз йөрәкләр" ветераннар клубы җитәкчесе Рушания Байтимерованың шигыре, Тукайның ачы язмышын чагылдырып, һәркемне тетрәндерде. Бәйрәм мәдәният ветераны Наил ага Нәбиуллин җитәкчелегендәге "Мәрҗән" ансамбле ветераннары башкаруында "Бәйрәм бүген" җыры белән башланып киткән иде. Ә кичә ахырында ветераннар татар телендә алып барылган кичәләрнең гимнына әверелгән "Туган тел" җырын сузгач, аларга бөтен зал кушылды.

- Бик матур бәйрәм булды бу. Без бүген Тукайны үзебез өчен яңа яктан ачтык, - диделәр 1 гимназия укучылары Ильвина Субаева һәм Ләйсән Талипова.

Чулпан ВИЛДАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев