Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы хезмәткәрләре Яңа елга бүләкләр әзерли

Рәмзия Зарипова, баш мөхәррир: - Бер оныгыбыз Асельгә бик күп музыкаль китаплар алдык. Ә икенче оныгыбыз Илһам бик кечкенә әле. Яңа ел бәйрәмнәрендә кызым Лилия, оныкларыбыз белән бергәләп Казанга аквапаркка ял итәргә барырга ниятлибез. Бу - оныкларыбызга бездән, әби-бабайларыннан, Яңа ел бүләге. Вәзирә Чураева, баш бухгалтер: - Әле күптән түгел...

Рәмзия Зарипова, баш мөхәррир:
- Бер оныгыбыз Асельгә бик күп музыкаль китаплар алдык. Ә икенче оныгыбыз Илһам бик кечкенә әле. Яңа ел бәйрәмнәрендә кызым Лилия, оныкларыбыз белән бергәләп Казанга аквапаркка ял итәргә барырга ниятлибез. Бу - оныкларыбызга бездән, әби-бабайларыннан, Яңа ел бүләге.

Вәзирә Чураева, баш бухгалтер:
- Әле күптән түгел кызыбыз Айгөл һәм киявебез Флорид безгә тагын бер онык бүләк иттеләр. Шулай итеп, өч оныклы булдык, шөкер. Олы оныгыбыз Илнар Яңа елга Кыш бабайдан "Лего Чима" уены сорады. Уртанчыбыз Стефаниягә баллы күчтәнәчләр әзерлибез. Ә 10 көнлек Аманига әнисенең җылы кочагы һәм күкрәк сөтеннән башкә әлегә берни дә кирәкми.

Екатерина Самсонова, баш мөхәррир урынбасары:
- Улыбыз Максим башта Кыш бабайга җыела торган пульт белән идарә ителүче паровоз турында хыяллануы турында хат язган иде. Тик аннан теләге үзгәрде. Әллә яшьтәшләреннән күреп, әллә башка сәбәп - ул инде яңа телефонлы булу турында хыяллана. Көне-төне яңа телефон турында хыялланучы улыбызның теләген тормышка ашырмый булмас.

Дания Абзалиева, баш мөхәррир урынбасары:
- Улыбыз Раил зур инде, шуңа аңа бүләкләр алганыбыз юк. Ә менә кызыбыз Ләйсәннең телефоны күптәннән ватык, шуңа сөмсере коелып йөри иде. "Чирек өчен билгеләрең яхшы булса, телефон алырбыз", - дип вәгъдә биргән идек. Әле шушы көннәрдә генә кызыбыз: "Чирекне "5"легә тәмамладым", - дип сөендерде. Без дә вәгъдәбездә тордык - телефон алып, чыршы астына куйдык.

Миләүшә Ягъфәрова, дизайнер:
- Улым Самат Кыш бабайдан бик күп бүләкләр көтә: лего, самолет, пульт белән идарә итә торган машина.... Кыш бабай чанасына бүләкләрен төяп озакламый килеп тә җитәр инде. Һәм әлеге чанада улым хыялланган барлык бүләкләр дә булачак.

Гөлшат Халикова, компьютерда версткалау операторы:

- Олы улыбыз Марсельгә Ульяновскига сәяхәт бүләк иттек. Кече улыбыз Марсель тюбинг һәм MP3 плееры сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев